erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
Яңалыклар

Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Тагын биш кеше төрле җәрәхәтләр алган.

7 гыйнвар көнне иртән Татарстанның Баулы районында, «Урал» М-5 трассасында Хюндай Грета, ВАЗ-2110 һәм Лада Калина машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. 

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Баулы районы территориясендә чит ил машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат каршы як полосасына чыккан, биредә ул ВАЗ-2110 һәм Лада Калина автомобильләре белән бәрелешкән. 

Авария аркасында 48 яшьлек хатын-кыз каза булган урында вафат булган, тагын биш кеше зыян күргән һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә китерелгәннәр.

Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alla-saklasyn-tatarstanda-kotockyc-iul-transport-halakate-bulgan


Нет комментариев