Татарстанда көчле кар явуы, буран һәм күз күреме начараю сәбәпле федераль трассаларның бер өлешендә автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтенә кабат чикләүләр кертелә. Бу хакта ФКУ «Волго-Вятскуправтодор» хәбәр итте.
29 гыйнварда Мәскәү вакыты белән сәгать 17.00дән түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнә:
-
М7 «Волга» автомобиль юлы (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан) 735+683 км-нан 856+916 км-га кадәр;
-
М7 «Волга» автомобиль юлы, Киров шәһәренә керү юлы, 15+760 км-нан 60+000 км-га кадәр;
-
А295 Йошкар-Ола — Зеленодольск — М-7 «Волга» автомобиль юлы 95+566 км-нан 126+279 км-га кадәр;
-
Р239 Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы чиге автомобиль юлы 10+910 км-нан 74+350 км-га кадәр;
-
Р241 Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлы 0+000 км-нан 136+969 км-га кадәр.
29 гыйнварда сәгать 22.00дән автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте өстәмә рәвештә түбәндәге юлларда да чикләнәчәк:
-
М7 «Волга» автомобиль юлы 988+122 км-нан 1068+200 км-га кадәр;
-
Р243 Кострома — Шарья — Киров — Пермь автомобиль юлы, Ижевск шәһәренә һәм М12 «Көнчыгыш» трассасына керү юллары, 397+364 км-нан 426+343 км-га кадәр (элеккеге М7-дән Ижевск һәм Пермьгә керү юлы).
Чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев