erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда суыклар көчәя: һава температурасы –26 градуска кадәр төшәчәк

10 февральгә каршы төндә һәм иртән Татарстан территориясендә һава температурасы –26 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Бу хакта республика Гидрометүзәге хәбәр итә.

Гидрометеорология хезмәте мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстанда һава торышы болытлы, әмма вакыт-вакыт аязучан булачак. Төнге сәгатьләрдә кайбер районнарда бераз кар ява ала, көндез исә явым-төшем ихтималы сизелерлек кими.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыш юнәлештән исеп, аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –16…–21 градус тәшкил итәчәк, ә республиканың көнчыгыш районнарында ул –26 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин. Көндезге вакытта термометр баганалары –12…–17 градус күрсәтәчәк.

Синоптиклар суык һава шартларында сак булырга, ерак юлларга чыкканда һәм ачык һавада озак вакыт торганда куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итә.


Нет комментариев