erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп максат – белем бирү сыйфатын яхшырту

Яңа уку елына аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән районда белем бирү системасы алдында торган бурычлар турында сөйләштек.

– Рамил Данилевич, бүгенге көндә район мәгариф системасы үзалдына нинди бурычлар куя?

Мәгариф системасы яңа һәм шул ук вакытта катлаулы шартларда үзенең яңача үсеш дәрәҗәсенә юнәлтелгән киңкырлы эшчәнлеген тормышка ашыра. Илдә бара торган үзгәрешләр чорында мәгариф учреждениеләре дә яңа ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алга куелган бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Белем бирү сыйфаты турында сөйләгәндә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын, укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатлы булуын тәэмин итү күздә тотыла. Яңа технологияләрне үстерү, җитәкче һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру безнең алда торган бурычларның берсе булып тора. Шуларны күздә тотып, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш алымын билгеләде. Бары тик сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен бөтен  мөмкинлекләре дә бар.

– Рамил Данилевич, яңа уку елында районда ничә мәгариф учреждениесе укучыларны каршы алачак?

– Район мәгарифенең үзенә генә хас системасы булдырылган. Хәзер дә шуның нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр эзлекле рәвештә эш алып барыла.

Районда 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 48 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 5957 укучы белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләр, һөнәр училищелары, көллиятләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә.  Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, “Арча” спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның  төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.

– Беренче сыйныфка ничә укучы керә?

1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 610 укучы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Алар мәктәптә ныклы белем алырлар дип ышанам. 

– Яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырылачак өстенлекле юнәлешләре турында әйтеп китсәгез иде.

– Безнең төп максат, инде әйтеп үткәнемчә, белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа укытучыларның һөнәри үсеше аша ирешәчәкбез. Сәләтле балалар белән эшләү системасы үстереләчәк. Грантларда катнашуны активлаштырабыз, техник иҗат, тәрбия, физик тәрбия – сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз.

– Бүген белем сыйфатын билгеләүче төп фактор – ул бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. Район буенча күрсәткечләр сөендерәме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарының күп фәннәр буенча нәтиҗәләренең уртача баллары республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар артты, 3 укучыбыз 100 балл җыйды. 80нән артык балл җыйган укучыларыбыз да күп.

– Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла?

– Район җитәкчелеге тарафыннан ел саен талантлы балаларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә, район башлыгының исемле стипендиясе, республика олимпиадаларында призлы урыннар алган укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга премияләр бирелә. Шулай ук шәһәр паркының “Йолдызлар аллеясы” ел саен яңа йолдызлар белән тулылана.

“Сәләтле балалар белән аерым эш алып бару атласыбыз” бар. Олимпиадаларга хәзерлекне Казан федераль университет галимнәре һәм үзебезнең тәҗрибәле югары категорияле укытучылар белән алып барабыз.

– Бүгенге көндә район мәктәпләрендә укытучылар җитәме?

– Мәктәпләрдә физика, биология, химия, математика укытучыларына ихтыяҗ зур. Бу яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәклеген күрсәтә. Киләчәктә шушы юнәлештә укыган яшь белгечләрне мәктәпләргә кайтару көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа уку елына районыбызга 15 яшь педагог кайта. Бу күңелгә җылылык өсти.

– Районыбыз мәктәпләре яңа уку елына әзерме?

– Мәктәпләрне әзерләү буенча зур көч куелды. Бу, әлбәттә, мәктәп директорларының укытучылар, хезмәткәрләр белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Без, барлык белем бирү оешмалары да яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер, дип горурланып әйтә алабыз. 

– Яңа уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә, әти-әниләргә. укучыларга теләкләрегез.

– Яңа уку елына аяк басабыз.  Хәерле сәгатьтә башлансын! Берәүләр өчен бу беренче уку елы, икенчеләр өчен ул чираттагысы гына. Без һәр мәктәптә, балалар бакчасында, өстәмә белем бирү оешмасында балага уңайлы, имин һәм яхшы булсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Барлык педагогларны, ата-аналарны яңа уку елы белән котлыйм! Игелекле эшләрендә иҗади эзләнүләр, яңа уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X