erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Винарис Илъегет: "9 ел буе яман чир белән көрәштек"

Җәйнең беренче көне - 1 июнь татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет өчен моңсулы көн. Моннан ике ел элек ул көнне Винарисның әнисе вафат булды. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

“Әнием онкология белән чирләде. Без бу явыз чир белән 9 ел буе көрәштек. Әнине булдыра алганча яшәтергә тырыштык. Кызганыч, ул коронавирус дигән зәхмәтне йоктырды. Үләренә 7 көн кала хастаханәдә ятты. Әниемне бик сагынам. Үзе исән чагында аңа багышлап “Кичер мине, әнкәй” җырын яздырган идем. Әнием ишетеп калган соңгы җырларның берсе бу”, - диде Винарис. 

Җырчы Сабан туйларына әзерләнүен дә сөйләде. “Быел Аксубай һәм Башкортстан якларына чакырдылар. Хәтта Казахстан белән Белоруссиягә дә барачакмын. Гомумән, җәйне актив үткәрәм. Ялларым булса, төрле шәһәрләргә барып, тарихи урыннарны карап йөрергә яратам. Мөмкинлек һәм сәламәтлек булганда, йөреп калырга кирәк”, - ди Винарис.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinaris-ileget-9-el-bue-yaman-chir-beln-krshtek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X