erid:2VtzquqpS7d
Ык елгасында баткан кызның мәетен тапканнар
Яңалыклар

Ык елгасында баткан кызның мәетен тапканнар

Азнакай районының Күктәкә авылы яшәүче ике игезәк бала суга баткан иде.

18 яшьлек егетнең гәүдәсе 5 июль көнне үк табылды. Бүген исә Ык елгасында кичке сәгать җиде тулып 10 минутта балыкчылар кызның гәүдәсен тапкан.

Бу гаилә Зәрия белән Артурны 2 яшендә тәрбиягә ала. Ике бала да бар эшкә өйрәнеп үсә. Зәрия бигрәк тә ачык күңелле була. Елмаеп кына тора. Алар, узган ел мәктәп тәмамлап, Лениногорскидагы бер техникумга укырга керәләр. Быел беренче курсны тәмамлаганнар.

https://vatantat.ru/2023/07/117047/

 


Нет комментариев