erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Бәширә Насыйрова: "Кыз бала турында хыялландым"

Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Бәширә апа, нигә Атлас абый белән уртак балагыз булмады?

– Ул вакытта 40 яшькә якынлашкан идем инде. Сәламәтлегем дә мактанырлык булмады. Балачакта авыр капчыклар ташу да эзсез узмаган, күрәсең...

– Улыгыз кайда хәзер?

– Илһам армиядән кайткач та өйләнде. Бөгелмәдә яшиләр. Олы кызы институтта өченче курста укый, төпчек кызы мәктәптә җиденче сыйныфта белем ала. Кызым булмагач, кыз балага кызыга идем. Менә хәзер өч кызым бар – киленем һәм ике оныгым. Аларның фотоларын социаль челтәргә куймыйм, күз тиюдән куркам. Бәхетле булсыннар дип телим.

– Бәширә апа, олыгайган көндә берәр иптәш табарга теләмисезме?

– Юк. Үземчә яшисем килә. Телим икән, балалар янына кайтам. Телим икән, кунаклар кабул итәм. Беркемгә дә ярарга теләмим.

– Үзегез турындагы гайбәтләргә ничек карыйсыз?

– Мин – бик эмоциональ кеше, шуңа да авыр кичерәм.

– Яшьләр белән дуэт җырлаганда да сөйләүчеләр булды...

– Әтинең “чире” миңа күчкән, мин дә аның кебек үк яшьләргә тартылам. Талантлы кешеләрне яратам. Мин – алардан, алар миннән тәҗрибә ала. Рөстәм Асаев, Әсхәт Хисмәт, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов белән бергә дуэт җырларга туры килде. Тамашачы яратып кабул итте, үземә дә ошады.

– Бәширә апа, әле дә машина йөртәсезме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

– Әлбәттә! Юл газабы – гүр газабы, диләр. Юлларда авыр сумкалар белән төянеп йөреп хәлдән тайгач, “права”га укырга булдым. 14 ел элек машина йөртә башладым. “Казанда йөри алмыйсың, анда хәрәкәт күп, осталык кирәк”, – диючеләр булды. Әле алай да, шуларны тыңлап, бер елымны заяга үткәрдем. Чынлап та, машина йөртергә өйрәнү җиңел булмады. Бер ай тирәсе бөтенләй йоклый алмадым. Инструкторга: “Йөри алмыйм, машинаны сатам”, – дигәннән соң җайлап кына сөйләште, мине рухландырды. Шулай итеп, тәки өйрәндем.

– Сез һәркем белән ачылып сөйләшәсезме?

– Һәркем белән ихлас күңелдән сөйләшәм. Беркемгә дә беркайчан да начарлык теләмим. Әгәр мине дошман итеп күргән кеше яныма килеп киңәш сораса, чын күңелдән киңәшемне бирәчәкмен. Әгәр кешегә сокланам икән, яшермим, бу хакта үзенә барып әйтәм.

– Быел бик нык авыргансыз икән...

– Кыш бик авыр булды. Коронавирус белән чирләдем. Бу авырудан соң тернәкләнү бик авыр икән. Тавышым әле дә үз хәленә кайтмады.

– Нинди генә җыр башкарсагыз да, сәхнәдә үзегезне һәрвакыт тыныч тотасыз. Сезнең куллар белән ясый торган “фирменный” хәрәкәтегез үзе ни тора!..

– Минемчә, барысы да тәрбиядән килә. Ә “фирменный” хәрәкәтем турында артистлар да еш әйтә. Янәсе, тамашачыны шулай үземә каратам. Сәхнәдә тыныч булсам да, Бәширә бии белми дип уйламагыз. Яшь чагымда һинд биюләре бии идем. Бию түгәрәгенә йөрдем. Хәзер дә биер идем, әмма гәүдә төзелешеңне, ничә яшьтә булуыңны онытмаска кирәк. Кайбер артистлар бу хакта онытып җибәрә. Тамашачы каршында матур, зәвыклы булу мөһим.

– Кайчан безне концертларыгыз белән сөендерәчәксез?

– Хәзер әкренләп күренә башлармын дип уйлыйм. Концертлар белән дә чыгарга исәп, Аллаһы боерса. Узган ел ахырында “Салкын” исемле җырыма клип төшердек. Аны “Мәйдан” каналы бушлай төшереп бирде. Бу – сигезенче клибым.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/bshir-nasyyrova-kyz-bala-turynda-khyyallandym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X