erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Эльвира Фазлыева: "Узган тормышка кире кайту мөмкин түгел"

15 апрель көнне җырчы һәм телевидение алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы вафатына ике ел булды. Хәтерләсәгез, 5 яшьлек Аида өстенә агач төшү аркасында һәлак булды.

“Узган тормышка кире кайту мөмкин түгел. Көн дә аның көлүен, шаяруларын сагынам, “әни, мин сине яратам” дигән сүзләрен юксынам. Көн саен иртән кадерлемне кочагыма алу хыялы белән йокларга ятам. Моның куркыныч төш булуын телим. Ләкин бу төш түгел, бу халәт белән көн дә яшәргә кирәк. Берни дә эшләп булмаячагын аңлавы әйтеп бетергесез авыр.

Авырлыкларны җиңеп, үзеңне аякка бастырып, якыннарга ярдәм итеп кенә яшәп була. Күпләрегез Аидамны якыннан белмәсәгез дә, яратасыз. Хисләремне уртаклашканыгыз өчен рәхмәт. Аны югалткан көн Рамазан аена туры килде. Әгәр Аидам (Александр кызы Аида) өчен дога кылсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Аллаһы кылган гамәлләрегез өчен зурласын сезне”, - дип язган Эльвира.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аиданың урыны оҗмах түрендә, рухы шат булсын...

http:// http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/elvira-fazlyeva-uzgan-tormyshka-kire-kaytu-mmkin-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X