erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хәерлесе шул икән...

Зилә ашыгуыннан пәлтәсен дә төймәләмичә ишеккә таба атлады. Кичтән идәндә калган сумкасына паспортын, машина ачкычын, акча картасын салып куйды да, аягына киеп өйдән чыгып йөгерде. Бер минутын да басып торуга сарыф итә алмый. Баскыч төбеннән машинага таба йөгерә-атлап барган арада төймәләнде дә, җылынырга да өлгермәгән машинасына кереп утырып, газ педаленә басты. Соңга калырга ярамый! ("Сөембикә").

 


Алай-болай берәр хәбәр килмәгәнме дип, кулын сумкасына тыгып телефонын алырга тырышты. Күпме капшаса да, телефон юк. Чукынчык! Тәки калган бит. Машинаны кисәк туктатып, кире борылмыйча хәле калмады. Телефонсыз яңа эшкә урнашырга кем бара инде... Нишләп соңга калганда гел шулай була икән, ә? Ашыга-ашыга ишекне ачты да, аяк киемен дә салып тормыйча, идәндә калган телефонын алып, тагын чыгып йөгерде. Биш минут, биш минутка соңарып кузгалды инде менә... Хәзер тагын да ныграк ашыгырга туры киләчәк. Булачак җитәкче белән аралашу бер сәгатьтән башланырга тиеш. Юк, хәзер 55 минуттан инде.


Өй яныннан кузгалып, ерак китәргә дә өлгермәде, әллә каян килеп чыккан чүп җыю машинасы юлына аркылы басты. Зилә сигналга да басып карады, тәрәзәне ачып ачуланды да. Ләкин бу абзыйларның тиресе калынайган шул. Алар синең вәсвәсәңә карап тормый инде, үз эшләрен эшли дә, беткәч кенә җайлап кузгалып китә. Артка чигенергә дә урын калмаган, ичмаса. Анда инде Зилә артыннан чиратка ике машина килеп баскан, сабыр гына көтәләр. Зилә әле сәгатькә, әле чүп машинасына карый. Алар чүпне төяп кузгалып киткәнче тагын 5 минуты бушка узды кызның.


Соңга калып йөрергә бер дә яратмый Зилә. Гел вакытыннан алда барып басарга өйрәтте аны әтисе. «Син көтсәң, көт, ләкин теге кеше сине көтеп торырлык булмасын», – дия иде. Тормышының шушы төп кагыйдәсен иң кирәкле вакытта кулланып булмас микәнни инде бүген? Күптән көтелгән эшенә урнашырга тиеш иде ул бүген! Еллар буе әзерләнгән эшенә. Ярый, юлда бөкеләр булмаса, вакытында барып җитә әле.


Бүген нишләптер светофорлар да Зилә яклы түгел. Беренчесендә үк кызыл төскә юлыккан иде, менә җиденче светофорында туктап тора инде. Озаграк барган саен, шәһәр урамында хәрәкәт тә арта. Әйтерсең бер Зилә генә түгел, машинадагы бар кеше дә бүген хыялындагы эшенә урнашырга бара. Ашыгалар, арага килеп керәләр, сигналга басалар... 25 минуттан барып җитәсең дип ышандырган навигатор да яңадан 15 минут өстәп куйды. Машинаны куяр урын табып собеседование үтәсе бинага йөгереп кергәнче калган ун минуты да яшен тизлеге белән үтеп китәчәк. Зилә боларны уйлый-уйлып, утырган җирендә сикереп тора башлады.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Нишләп гел киресе килеп тора соң бүген? Нигә үз гомерендә бер тапкыр да соңга калмаган Зилә нәкъ менә бүген соңга кала соң? Көтмәсләр инде аны, ай-һай, көтмәсләр. Тапшырулар алып баручы вакансиясе өчен көрәшергә беренче турга ук йөздән артык кеше килгән иде. Өченче тур азагына җидәү генә калдылар. Ул кызлар иң-иңнәре бит, теләсә кайсын сайлап бүген үк камера каршына чыгарып утырта торган. Вакытында килә белмәгән Зиләне көтеп тә тормаслар. Шуларны уйлап елар хәлгә җиткән Зилә телевидениенең пропусклар бирә торган бүлегенә килеп җиткәндә собеседование вакыты узып бара иде инде. Каршысына очраган үзе кебек үк катнашучы бер кызны чак кына бәреп екмады Зилә. «Бу кыз инде кереп чыккан. Әнә, ничек елмая, алабыз дигәннәрдер», – дип, соңгы тапкыр бәхетен сынап карарга булды кыз. Директор киткән булса, гомере буе үкенәчәк инде Зилә. Шулкадәр бөтен әйбернең кире килеп торасын белсә, кичтән үк телевидение янына килеп машинада гына кунган булыр иде.


Коридорда бер кеше дә юк, таралышканнар кызлар. Кабул итү бүлмәсендә директор урынбасары Гөлнара Мансуровна гына утыра.
–    Исәнмесез, мин Мәрданова. Директор янына узарга мөмкинме? – дип сорады ул.
–    Юк, директор үзендә түгел. Собеседование тәмамланды бит инде, нигә соңга калдың? – диде ул җитди генә.
–     Шулай килеп чыкты инде... – диде Зилә. Акланырлык сәбәбе дә юк иде.
–     Директор килмәде, самолеты Мәскәүдә тоткарлану сәбәпле, собеседованиене мин уздырдым, – дип сөйләп китте теге хатын.
Шул вакыт ишекне төбенә кадәр ачып, озын гына буйлы бер ир килеп керде.
–    Гөлнара Мансуровна, хәерле иртә. Мин кайттым. Конкурсантларны үзем күрә алмадым инде, кызганыч. Сайлап алдыгызмы? – дип сорады.
Гөлнара Мансуровна авызын ачканчы Зилә аның каршына килеп басты да:
–    Юк, мин әле собеседование үтмәдем, мин калдым әле, – диде. Әбисенең «Кыюның бәхете артык» дигән сүзләре кылт итеп исенә килеп төште Зиләнең. Нәрсә югалтам соң мин, тәвәккәлләргә кирәк дип, секунд эчендә кабул иткән карары утыз секундтан аны директор кабинетына кертеп утырткан иде инде. Директор белән ярты сәгатькә якын сөйләште Зилә. Уртак яклары да табылды. Директорның әнисе чыгышы белән Зиләләрнең күрше авылыннан икән әле, җитмәсә. Кабинеттан алар икесе бергә чыктылар. Директор урынбасары әле дә кабул итү бүлмәсендә утыра иде.


–    Гөлнара Мансуровна, безгә туры килә торган кандидатны сайладым кебек. Зиләгә нинди документлар кирәк буласын әйтегез, иртәгә үк эшкә чыгарга әзер ул, – диде.
Зилә сөенеченнән нишләргә белмәде. Эченнән генә сумкасыннан төшеп калган телефонын да, теге чүп машинасын да искә алды, ул абзыйларга рәхмәт дип кычкырасы килде. «Насыйп ризыгың тешеңне ярып керер», – ди иде әбисе. Соңга калмаса, бүгенге көне бөтенләй башкача төгәлләнәсе иде бит. Барысы да хәерлегә, диләр. Хәерлегә шул, хәерлегә...
 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/kherlese-shul-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X