erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Өч бала белән ялгыз калган Фидаил Хисамиев: «Окоп шәмнәре ясаудан күңелгә рәхәтлек иңә» (»Интертат », Гөлнар Гарифуллина )

Бу дөньяда ил кайгысына үз хәсрәтенә кебек караган затлар бар. Сабаның Тенеки авылында яшәүче Фидаил Хисамиев, махсус хәрби операция өчен, инде 1 елдан артык окоп шәмнәре ясый.

Бүген бердәм команда инде елдан артык вакыт эчендә 13 меңнән артык шәмне солдатларга озаткан икән. Бигрәк тә, укучы, студент яшьләрнең шушы эшкә өлеш кертүе куандыра, ди Фидаил.

Фидаилнең бу эшкә керешкәндә максатчан булуына таң калырлык. Әле эш башлап җибәргәндә, тормыш иптәше дә урын өстендә була. 3 баланы да тәрбия кыласы бар. Бер караганда, үз мәшәкате дә чиктән ашкан кебек. Шулай да, Фидаил әйтүенчә, ул үз кайгысына гына бикләнеп калмый, ил-көн өчен дә йөрәге әрни, булышасы, файдалы буласы килү теләге зур була. «2023 елның ноябрендә башланган эш бу. Ул чакта мин, хатын урын өстендә булу сәбәпле, эштән киткән идем», – дип сөйли авыл хуҗалыгында 24 ел агроном булып эшләгән Фидаил Хисамиев.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/oc-bala-belan-yalgyz-kalgan-fidail-xisamiev-okop-samnare-yasaudan-kunelga-raxatlek-ina-5870614

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре