erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Ул безнең җаннарны өзде» – 17 яшьлек кызны үтергән җинаятьчегә хөкем карары чыгарылды

Даша Максимова һәм тагын ике кызны вәхшиләрчә үтергән Игорь Птицин гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Татарстан Югары Суды эшне кыска вакытта карады. Җинаятьче рәшәткә артына гомерлеккә җибәрүләрен судтан үзе сорады. «Татар-информ» Даша Максимованың үлеме һәм берничә кешене үтергән адәмнең судта үзен ничек тотуы хакында тәфсилләп сөйли. (Интертат, Елена Саляхова)

«18 яшьлек туган көн табыны урынына – искә алу кичәсе»

Даша Максимованың әнисе кызын вәхшиләрчә үтергән адәм актыгын тотып хөкем итүләрен 10 ел көтә. 17 яшьлек кызның гәүдәсе Тирән күл янындагы урманда 2011 елда табыла. Дашаның үлеме аның якыннары һәм туганнарын гына түгел, бөтенләй чит-ятларны да шок хәленә китерә.

Тикшерү барган озак еллар дәвамында җинаять буенча дистәләрчә кешедән сорау алына, әмма җинаятьче эзенә төшә алмыйлар.

«Кызым шулкадәр мөстәкыйль, үз-үзенә нык ышанган, кыю бала иде. Ул – минем озак көтеп алган балам. Хәтта УЗИда «малаең туачак» дисәләр дә, соңгы мизгелгә кадәр мин аны кыз булыр дип көттем, – дип, кызы турындагы истәлекләр белән бүлешә ана. – Ул миңа күкләрдән бүләк булып килде, ул тугач та, аны Дарья дип атаячагымны белә идем».

Акыллы, чибәр кыз чит илгә чыгып китеп, анда үз бизнесын ачу һәм әти-әнисенә шунда йорт салып бирү турында хыяллана – кызны туганнары һәм якыннары нәкъ шулай итеп искә алалар. Кызга 18 яшь тулырга нибары 1 ай калган була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ул вакытта Даша Тирән күлгә махсус кызыныр өчен йөрде, үзенең туган көнендә иң матуры буласы килде. Әмма язмаган икән! Туган көнендә бәйрәм табыны урынына аның кырыгын үткәрдек», – дип елый әнисе Марина Максимова.

Тәртип саклаучылар җинаятьче эзенә узган елның март аенда Казанга Мәскәү криминалистлары килгәч төшәләр. Яңа алымнар белән эш итеп, алар Даша Максимова үлеме буенча җинаять эзләрен тикшерә һәм аларда башка бер җинаятьтә шикләнелгән ир-атның биологик эзләренә табалар. Ул Казанда яшәүче 50 яшьлек Игорь Птицин булып чыга. Экспертиза ДНК туры килүен тулысынча раслый.

17 яшьлек Даша Максимованы үтерүе – Игорь Птицин җинаятьләреннән иң зур яңгыраш алганы. Аның тагын кимендә ике кызны үтерүе һәм дүрт кызга һөҗүм ясавы ачыклана.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Үз корбаннарын Тирән күл янында сагалап торган

Тоткарлангач, Птицин гаебен шундук таный, хәтта башка җинаятьләрен дә сөйләп бирә. Аның тагын кимендә 2 кызны үтерүе һәм 4 кызга һөҗүм ясавы ачыклана. Җанөшеткеч бу вакыйгалар барысы да Тирән күлдән ерак түгел урман полосасында 2009 елдан 2017 елга кадәр вакыт аралыгында була. Птицин фәкать бер схема буенча эш итә: корбаннарын велосипедта куып җитә яки куаклар арасында көтеп тора һәм арттан һөҗүм итә.

Дәвамы әлеге сылтама буенча : https://intertat.tatar/news/ul-beznen-annarny-ozde-17-yaslek-kyzny-utergan-inayatcega-xokem-karary-cygaryldy-5855951

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X