erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айдар Ахмедович Закировны юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!

29 апреля 2020, 13:43

1565

0

0

Айдар Ахмедович Закировны юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!

Арчада яшәүче җитәкчебез, “Тайд-Фойл” ширкәте хуҗасы Айдар Ахмедович Закировны 60 яшьлек олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

“Тайд-Фойл” кибете 1998 елда барлыкка килгән. Бу сәүдәне үстерү тырышлык, җаваплылык, йокысыз төннәр таләп иткән. Кабул иткән карарыннан кире чигенә торган кеше түгел Айдар Ахмедович. Үзенә генә хас булган үҗәтлек белән эшли ул. Тагын да югарырак үрләр яуларга омтыла. Бүген  “Тайд-Фойл” кибетләр челтәре – шуның нәтиҗәсе.

Җитәкчебезнең уңышларына чын күңелдән сөенәбез без. Каян килә аңа шундый энергия, дип сокланабыз. Әнисе Шәмсенур апа да искиткеч тырыш, тәвәккәл, яңалыкка омтылучы кеше. Мөгаен, Айдар Ахмедович бу сыйфатларны әнисеннән алгандыр.

Матурлыкны аңлый белә ул. Аның бүлмәсенә керсәң, шау итеп үсеп утырган гөлләрне күреп аптырап та каласың. Ир кеше һәм... гөлләр. Бер-берсенә туры килми дә кебек. Әмма, икенче яктан караганда, гүзәллекне   күрә белүе аңа, бәлки, хезмәтендә ярдәм дә итәдер. Кибетләрендә дә һәрвакыт тәртип, зәвыклылык хөкем сөрә бит аның. Ә менә елмаеп торган кибетчеләр, сәүдә культурасы – җитәкченең таләпчәнлегеннән тора.

Әйе, таләпчән ул. Шул ук вакытта кешелекле, хәлгә керә белүчән, һәр эшкә карата бик җаваплы караучан. Мактана белми, гади, үзен әллә кемгә куймый, авыр хәлдә калсаң, тормыш бит, анысы да була, ярдәменнән ташламый, эшләгән кешене хөрмәт итә.

Айдар Ахмедович, һәрчак шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез. Хатыныгыз Наилә ханым белән тигезлектә, өч балагыз, өч оныгыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Тормыш йөген иңнәренә салып

Үргә менә ирнең асылы.

Андыйларның максатлары зурдан,

Җиңә алар буран, давылны.

Ил улына әйләнә дә шәхес,

Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.

Яшәгез сез ир асылы булып

Гомерегез үтсен хөрмәттә.

“Тайд-Фойл” ширкәте коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X