Апаз авылында яшәүче кадерле сеңлебез Фирая Хәким кызы ӘХМӘДУЛЛИНАГА 24 февральдә 65 яшь тула.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлыклы-куанычлы көннәр, тормыш иптәшең Мансур белән тигезлектә, муллыкта, куанычлы, бәрәкәтле тормышта, һәр туар таңга сөенеп яшәвегезне телибез.
Сеңлебез – безнең кадерлебез.
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Күңелеңдә изге уйлар синең,
Бирсен Ходай сиңа барын да.
Исән-имин озак яшә әле,
Бәйрәмнәрең булсын тагын да.
Иң изге теләкләр белән Рәшидә һәм Фирдинанд Абдуллаҗановлар гаиләсе
Нет комментариев