erid:2VtzquqpS7d
ГАРИФУЛЛИНА Нәсимә Гайнетдин кызын юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!
Поздравления

ГАРИФУЛЛИНА Нәсимә Гайнетдин кызын юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!

Арча станциясендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез ГАРИФУЛЛИНА Нәсимә Гайнетдин кызын гомер бәйрәме – олуг юбилее белән котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Алдагы көннәрдә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар әтиебез белән пар канатлы булып, бәхетле гомер итәргә язсын.

Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның, дусларыңның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә төреп кабул итче, әни,

Йөрәктәге барлык назларны.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, балаларың Руслан-Олеся, Рим-Гүзәл, оныкларың Зилә, Раян.

 

Нет комментариев