erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

МИНЗЯНОВА Гөлнур Шәрифулла кызының олуг юбилее

24 января 2024, 20:05

466

0

1

МИНЗЯНОВА Гөлнур Шәрифулла кызының олуг юбилее

Апаз авылында яшәүче кадерле әниебез МИНЗЯНОВА Гөлнур Шәрифулла кызының 25нче  гыйнварда олуг юбилее - 75 яшь тула. Әниебез чыгышы белән Апас районы Түбән Биябашы кызы. Мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан әтисен югалтса, Арча педучилищесында укый башлауга әнисез дә кала ул. Төп нигез бушап калгач, Габделхак абыйсы сеңлесен үзе эшләгән Апаз авылына чакыра. Зифа буй-сынлы, калын бөдрә толымлы, тыенкы табигатьле бу укытучы кызга әтиебез Марсель   бер күрүдән гашыйк була. Төрле чорларда әтинең әнигә багышлап язган шигырьләре моңа дәлил булып тора.
Өебезне ямьле итә
Гөлнурымның гөлләре.
Әле  дә куанып искә алам,
Вәгъдәләшкән  көннәрне...

 Алар бергәләп Хәсәншаих, Наласа, Апаз мәктәпләрендә балаларга белем бирәләр. Әтиебез- мәктәп  директоры, әниебез - рус теле укыта. “Халык мәгарифе отличнигы”, РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Әниебез бүгенге көндә кече энебез һәм киленебез, яраткан оныклары янәшәсендә төп нигезебезнең җылысын саклый. Кайчан килсәк тә, өй ишеге ачык, өйгә яңа пешкән камыр исе таралган... Әниебез, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле гомерләр телибез! 

Сине яратып улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X