erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

МӘҖИТОВА Рузия Гафур кызының 55 яшьлек юбилее

26 ноября 2021, 08:50

1281

0

0

МӘҖИТОВА Рузия Гафур кызының 55 яшьлек юбилее

Гомеренең 32 елын Сикертән  мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп, Гөберчәк авылында яшәүче төркемдәш дустыбыз МӘҖИТОВА Рузия Гафур кызы 30нчы ноябрьдә 55 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала.

Дустыбыз Рузия! Матур юбилеең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, тән сихәте, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Яратып сайлаган мөгаллимәлек һөнәреңне зур осталык белән күңел җылыңны  биреп  башкардың, тырыш, кешелекле, ярдәмчел булып, укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең арасында зур ихтирам яуладың. Олыгайганны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча, үстергән кызларыңның кадерле әниләре, оныкларыңның яраткан дәү әниләре булып, аларның ярдәмен тоеп һәм рәхмәтләрен ишетеп, тормыш иптәшең Данил белән төп нигез җылысын саклап, тигезлектә  яшәргә насыйп булсын сиңа. Гел шулай гади һәм олы җанлы, сабыр булып кал, төпле фикерләрең, акыллы киңәшләрең белән безне дә сөендереп яшә. Гомереңнең дәвамы озын, үткәне кебек игелекле, изге эшләр белән тулып торсын.

55 яшь-ул озын гомер юлы,

Аны узу-үзе бер бәхет.

Тырыш хезмәт,изге эшләр белән,

Бизәлсең тормышың һәрвакыт.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының

1986нчы елгы чыгарылыш “Д” группасы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X