erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәүф Гыйләҗетдиновны КОТЛЫЙБЫЗ!

01 апреля 2020, 12:42

1648

0

0

Рәүф Гыйләҗетдиновны КОТЛЫЙБЫЗ!

Гаиләбезнең иң кадерле кешесе, кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, сөекле дәү әтиебез ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ Рәүфне олуг юбилее белән котлыйбыз.

Менә инде син дә гомернең иң матур, иң затлы чорына якынлаштың. Хәзер инде гомер үрләреңнән торып, үткән юлларыңа күз салып, аңа тулы бәя бирә аласың. Әмма үргә менү беркемгә дә җиңел генә бирелми. Синең бу юлда матур, тату гаиләң, янәшәңдә һәрчак ярдәмчел дусларың, туганнарың, якыннарың бар. Эш урыныңда әйбәт белгечләрең, таянып эшләрлек булдыклы авыл халкы – олы ярдәмчел булу үзе нинди куаныч! Шуларга таянып әле эшләргә дә, эшләргә!

Кадерлебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Син безгә үрнәк әти, ныклы тыл, яклаучы да, саклаучы да, мәрхәмәтле, ярдәмчел, сабыр да син, таләпчән дә. Кызларыбызга дөрес тәрбия биреп, укытып, кеше итеп, ныклы тормыш юлына чыгардың. Рәхмәт сиңа!

Шушы олы бәйрәмеңдә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, тигез тормыш, күңел тынычлыгы, янәшәдәгеләрнең күңел җылысын тоеп, озын-озак бәхетле гомер кичереп яшәвеңне теләп калабыз.

Ходай сиңа һич кызганмый юмарт кына

Тырышлык һәм тәвәкәллек, буй-сын биргән.

Туган җиргә олы җанлы, җан атучы,

Изге җиргә оста хуҗа тусын дигән.

Елларга һич бирешмисең

Әле һаман яшь егет!

Кемнәр әйтер сиңа карап,

60 яшь тулган диеп?!

Әле һаман да гайрәтле –

Көчләрең ташып тора

Ни теләсәң тормышыңда,

Бары да ашып тора.

Балаларың инде буйга җитеп,

Матур кызлар булып үстеләр.

Үзләренә бәби, сиңа – онык

Вакытында бабай иттеләр.

Тормыш иптәшең, кызларың, киявең һәм дә ике оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев