erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилей белән!

11 августа 2020, 15:35

4654

0

1

Юбилей белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Арча районының юбилее белән котлыйм.

90 ел эчендә район халкы зур, авыр һәм данлы юл үтте. Районыбыз буш урында барлыкка килмәгән, аңа кадәрге буын вәкилләре дә иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән, кирәк булганда кулына корал алып илен саклаган. Әлеге еллар эчендә райондашларыбыз ата – бабаларыбызның гасырлар буена тупланган матур традицияләрен тагын да баетып, бик күп игелекле эшләр башкардылыр, алар эшен уллары һәм кызлары лаеклы дәвам итә. Арчалыларның бердәмлеге, эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә, районыбыз алга бара, бик күпкә үзгәрде, тагы да матурайды, төзекләнде. Авыл хезмәтчәннәре көлсу туфраклы җирләрдә дә, югары уңыш үстерүгә ирешәләр. Районыбызның авыл хуҗалыгы  һәм сәнәгате белән бергә мәдәнияте, мәгарифе һәм кешеләре дә үсте.

 Арча районы республиканың тотрыклы рәвештә үсеп баручы районнарның берсе. Безнең районда аерым күңел җылысы, кунакчыллыгы, намуслылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы гүзәл кешеләр яши. Нәкъ менә шундый сыйфатлар халыкның алга таба да мул тормыш алып баруына, районыбызның һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез булып тора.

Юбилей көннәрендә район төзүне башлап йөргән кешеләрне рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугыш кырларында үз – үзләрен аямыйча көрәшкән якташлар алдында баш иябез. Район елъязмасына гына түгел, ә республика һәм бөтен ил тарихында мөһим урын тоткан арчалылырның хезмәт батырлыклары белән горурланабыз. Районның бүгенге көне яңа вакыйгалар һәм эшләр белән тулылана, тарих дәвам итә һәм районыбызның киләчәге матур булыр диеп ышанам.

Райондашлар, сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар, тотрыклылык һәм икътисади үсеш, үзегезгә һәм иртәгесе көнгә ышаныч, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек телим!

И.Г. Нуриев, Арча муниципаль район башлыгы.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X