erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Арча махсус хәрби операциягә китәчәк гуманитар колоннага әйберләр җыю дәвам итә

Гуанитар колонна 26 гыйнварда юлга кузгалачак.

Шәһәребездә, авыл җирлекләрендә мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр никадәр күп икән.

Кемнең кем икәнен авырлык килгәндә аңлыйсың. Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәмгә бөтен ил кушылды. Райондашларыбызның активлыгына да сокланырлык. Оешмалар, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, аерым кешеләр, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга кадәр үз өлешләрен кертергә тырыша. Волонтерлар төп эшләре, гаиләләре булуга карамастан, гуманитар ярдәм оештыруга кереп китте. Уртак тырышлык белән ничәмә-ничә гуманитар йөк китте. Адреслы посылкалар, ашау әйберләре белән генә чикләнеп калмадылар, машина, мотоцикл-лар, тәгәрмәчле, күчмә мунчалар да шул якларга юл алды, солдат якташларыбызның сораулары да канәгатьләндерелде.

Бу көннәрдә халыкның гуманитар колонна белән җибәрү өчен нәрсәләр әзерләве турындагы хәбәрләрне интернет челтәрләрдән укып та, шәһәрдәгеләрнең эшләрен күреп тә  беләбез. Редакциягә дә хәбәрләр килде. Изгелекне эшлә дә, суга сал, диләр. Әмма бу очракта кешеләрнең һәр адымын, бөтен күңелләрен биреп тырышып йөрүләрен күреп, алар турында газета битендә яктыртасы да килә.   

Арча шәһәренең “Эталон” төзелеш оешмасы хезмәткәрләре гуманитар ярдәм йөзеннән  100 мең сум акча җыйган. Аннан тыш бу оешма гуманитар ярдәм колоннасына әйберләр туплауда активлык күрсәтә. Егетләребезгә ярдәм итү өчен башка хезмәт коллективлары да үз теләкләре белән акча җыеп тапшырган.

Мәдәният, мәгариф учреждениеләре тырышлыгы турында язып торабыз. Мәдәният йортлары, клуб, китапханә хезмәткәрләре халыкны туплап, бергә-бергә бик күп эш башкара. 

Чиканастан Халидә Вафина язмасыннан күренгәнчә, Чиканас авылы китапханәчесе Алсу Фатыхова яшьләрне дә, өлкәннәрне дә, балаларны да бергә җыйган. “30 данә система, 30 данә бинт, биш кап бер тапкыр гына кулланыла торган шприц, ун кап яралылар өчен иң кирәк булган дару алынды. 170 данә шәм тутырдык, тагын 100гә якын савыт калды, бер кап парафинга заказ бирелде. Берәр көнне җыелып, аларны да тутырасы була. Катнашкан кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көнгә барысы 22400 сум акча бирделәр. 8600 сумы парафинга тотылды, 4300гә медикаментлар алынды. 9500 сум акча калды әле. Әйберләр алып килүчеләр дә күп. Ял көне китапханәчебез егетләр һәм кызлар белән окоп шәмнәре ясады”.

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю максатында Яңасала, Каенсар авылы халкы зур активлык күрсәтеп, акчалата ярдәм җыйган, маскировка өчен челтәрләр үргән, окоп шәмнәре ясаганнар, токмач кисеп әзерләгәннәр. Урта Курса халкы кәбестә тозлаган, Иске Кырлай хатын-кызлары токмач җәеп кискән, авыл халкы кабы-кабы белән әйберләр китергән, акча җыйган, шуралар окоп шәмнәре ясаган, сохарилар киптергән, Яңа Кишет авылы халкы токмач кисеп, маскировка өчен челтәрләр үргән.

“Гуманитар ярдәм колоннасына Курса-Почмак авылы халкы да кушыла, – дип яза Вк төркемендә Курса-Почмак авылы китапханәчесе Вәсилә Шиһапова. – 100 мең 500 сум күләмендә акча җыйнады Курса-Почмакның бердәм булып яшәүче халкы. Безнең авылдан Рамазан Мөхетдинов беренче көненнән махсус хәрби операциядә. Рамазан соравы буенча генератор, рациялар,

МАВИК өчен запас часть, газ баллоннары алынды. Авыл халкы алып килгән тәмле чәйләр, аш өчен кулдан киселгән токмач, чәкчәк кебек аш-су ризыклары да солдатларыбызга барып ирешсен иде”.

– Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлык килгәндә сынала. Районыбыз халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Моңа бөтен мәдәният учреждениеләре кушылды. Токмач кисү, коры аш әзерләү, оекбашлар бәйләү, маскировка өчен челтәр үрү, окоп шәмнәре ясау – барысын да оештыра безнең хезмәткәрләр, – ди Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова телеграм каналда.

“26 гыйнварда китәсе колоннага гуманитар ярдәм җыюга старт бирелгәч тә, җирлектәге халык, бюджет хезмәткәрләре бик теләп эшкә кереште. Балалар герой абыйларына горурлык хисе белән хатлар язып, рәсемнәр ясаса, әти-әниләре тәм-томнар җыйнады. Кушлавыч мәктәбе коллективы ир-егетләребезгә җибәрергә аш өчен яшелчә киптерсә, Утар Аты мәктәбе коллективы токмач җәеп кисте, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Шулай ук егетләребез язмышына җирлегебез халкының да битараф булмавы сөендерә. Бүгенге көндә авыллардан зур күләмдә акча җыйналды. Ялгыз яшәүче пенсионерларыбыз арасыннан Орнашбаш авылыннан Надия апа Халитова һәм Югары Аты авылыннан Хәйдәр абый Ризванов 5000әр сум акча бирде. Субаш Аты һәм Орнашбаш авылы халкы маскировка өчен челтәр үрүдә бик актив катнашса, Утар Аты авылы халкы токмач әзерләүдә үзләреннән өлеш кертте. Әлеге эштә башлап йөргән мәдәният хезмәткәрләренә аерым рәхмәт җиткерәсем килә. Халыктан акча җыю эшен дә шушы ук хезмәткәрләр, кайбер авылларда укытучылар һәм фельдшерлар башкарып чыкты. Бер хәрби частьта хезмәт итүче егетләрдән бүгенге көндә бик кирәкле булган әйберләр исемлеген сораттык һәм җыйналган акчага шундагы кирәк-яракны алдык”.

Район мәгариф идарәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары, һәрберсе, гуманитар ярдәм туплауга зур өлеш кертә. Бу эшне алар даими алып бара. Укытучылар, тәрбиячеләр, район мәгариф хезмәткәрләре генә түгел, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә нәрсәдер эшләргә тырыша, солдатларга хатлар яза, рәсемнәр ясап җибәрә һәм башкалар. Гуманитар колонна турында сүз чыккач, әлбәттә, мәгариф хезмәткәрләре читтә калмый. Аларның бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнүләре турында безгә район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова хәбәр итте. “Без гуманитар ярдәм туплауда коллективлар гына түгел, әти-әниләр дә катнаша. Арча мәктәпләре 2000нән артык газ баллоны алды. Урта мәктәпләр җылы оекбашлар, бияләйләр әзерләде. Алар да бик күп килде. Тугыз еллык мәктәпләр юеш сөлгеләр, Арча балалар бакчалары макароннар, тушенкалар, авыл мәктәпләре баллы ризыклар – конфетлар, печеньелар һәм башкалар җыйды. Алар да бик күп булды. Каплар белән бер гараж тулды инде, икенчесенә җыя башладык. Аннан махсус хәрби операция зонасындагы бер якташыбыз җитәкчебезгә үзләренә бик кирәкле әйберне сорап, ярдәм итмәссезме, дип шалтыраткан булган. Бөтен мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары шуны алу өчен 500 мең сумнан артык акча җыйды. Моннан тыш,  Ашытбаш мәктәбе мендәрләр текте, Утар Аты, Шушмабаш, Ташкичү – бик күп мәктәпләр – токмач кисте, Ташкичү мәктәбе коры ашлар ясап алып килде, алтынчы мәктәп сыйныфларга бүлеп биреп коры душлар ясады, маскировка өчен челтәрләр дә үрделәр, окоп шәмнәре дә алып килеп тапшырдылар. Коллективлар барысы да бик тырышты, бик күп көч куйды.

Арчаның беренче мәктәбенең 7В сыйныфы укучылары Ландыш Королькова җитәкчелегендә солдатлар өчен печенье пешергән.

Яңа Кенәр балалар иҗат йорты азык-төлек җыеп, волонтерларга тапшырган. Алтынчы мәктәпнең 5А сыйныфы укучылары әти-әниләре белән токмач кискәннәр. Икенчеләре шифалы үләннәрдән, киптерелгән җиләк-җимешләрдән чәй каплары тутырган. Өченчеләре яралыларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк-яраклардан торган бокс-пакетлар җыйган.

Гуманитар колонна китәчәге турында сүз чыккач, бөтен халык шулай дәррәү күтәрелде. Безнең илнең бердәмлеге белән көчле булуын исбат итүче бер матур гамәл бу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев