erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

«Илнурның мәңге өзелмәс җыры калды»

28 гыйнвар көнне Апас районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кече Болгаер авылында «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закировны соңгы юлга озаттылар.

Кайда шуышырга, кайда агачларга менәргә кирәк

Туган яклардан килгән, укучы балалар язган хатларны һәр хәрби нәкъ күкрәк турысында, догалыклар белән бергә йөртә иде. Алгы сызыкка керер алдыннан әти-әнисен, туганнарының, классташларының көнкүреше турында сораша, хәтта шаярып та ала. Ә үзенең күңеленең иң түрендә нинди хисләр өермәсе кузгалуы турында беркем сизми. Донецк чигендә безнең хәрбиләребез көн саен акрынлап, хәтта адымлап булса да яңа җирлекләр яулый. Кайчандыр тормыш гөрләп торган җирлекләрдә - тузан һәм таш өеме. Шуларны күргәч, йөрәк тагын да катырак сыкрый, туган авыл, әти-әниләр искә төшә.

Әле балачакта ук, куркыныч булганда, ул Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүне сорап дога укый иде. Тормышының иң катлаулы мизгелләрендә  шул изге сүзләрне кабатлый. Шифасы, көче шулчаклы көчле булгандыр, һәрвакыт ярдәм итә ул дога. Һәм менә алгы сызыкта көн дә кабатлый иде ул сүзләрне Илнур.

Алгы сызыкта патрульдә иптәше белән котелокта ни тапты шуның белән «аш» пешерде алар һәм юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп алдылар. Шул вакытта «һава» дигән тревога бирделәр. Егетләр яшен тизлеге белән төлке оясы дип аталган урынга яшеренеп өлгерде. Шунда Илнурның башыннан: “Карале, котелокны аласы калган”, дигән уй йөгереп үтте. Әй, ахмак фикер инде анысы. " “ХәсбүнАллаһу вә нигъмәл вәкил”. Тәрҗемәсе: “Миңа ярдәм итәргә бер үзең җитәсең, Аллаһым”.". Бомбалар дөбердәп һавада шартлый, ә ул һаман шул доганы кабатлый.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/iazmys/ilnurnyn-mange-ozelmas-yry-kaldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре