erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция геройлары: Арча районыннан киткән сугышчылар батырлыгы

Без алар алдында мәңге бурычлы.

“Арча хәбәрләре” редакциясе 2024 ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлык үрнәкләре турында язып торды. Алар барысы да геройлар. Без алар алдында мәңге бурычлы. Бүген аларны искә төшерик әле.

Рамил Фәйзрахманов

Носы авылыннан Рамил Фәйзрахманов контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китте

«Чечняда булдым. Сугышның нәрсә икәнен беләм. Мин патриот, дип кычкырасым килми. Әмма барырга кирәк, дигән фикергә килдем, – диде Рамил. – Мин кайтырмын. Җиңү яулап. Көтегез».

Фидаил Габдрахманов

Бирәзәбаш авылында яшәүче 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалта.

«Бер позициядән икенчесенә күчкәндә безне (биш кеше идек) квадракоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан бәрә башладылар. Дүртебез яраланды, бер егет һәлак булды. Кукмараныкы иде, – диде Фидаил. – Аяк тулысынча яраланды, госпитальдә кисәргә туры килде. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, биш көннән Мәскәүгә күчерделәр»

Раят Насыйбуллин

Раят Насыйбуллин иң беренчеләрдән булып махсус хәрби операция барган зонага китә. Һәм шул көннән бирле илебез сагында. Алгы сызыкта.

Равил Гыйззәтуллин

Равил Гыйззәтуллин 2022 елның 26 октябреннән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Күп бала белән калырга да була иде аңа. Юк, күп балалы әти икәне турында әйтмәгән, хезмәт иткән урынында документын карагач кына белгәннәр.

Хәмзә Мусин

erid: 2VtzqxY7mBH

Хәмзә Мусин Үзбәкстанда Андижан шәһәрендә туып-үскән, яшәгән. 2003 елда бу якларга күчеп кайткан. Башта Биектау районында, аннан Иске Чүриледә торган. 2019 елдан Чулпанда яши.

Фәрхад Газизуллин

Кулына повестка китереп тоттыргач, Фәрхад Газизуллин: “Алып килгәннәр икән, димәк, барам”, – ди.

Рәмис Иванов

Яңа Кенәрдән Рәмис Иванов махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен өч тапкыр медаль белән бүләкләнә.

Ирек Гыйззәтуллин

Ирек Гыйззәтуллин махсус хәрби операция барган зонага унөч тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Ә күптән түгел ул үзе контракт төзеп шунда китте.

“Әлегә өйрәнүдә. Озакламый алгы сызыкка да кертерләр”, – дип сыйныфташына шалтыраткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев