erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңадан алгы сызыкка

Яңа Кенәрдән Рәмис Иванов махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен өч тапкыр медаль белән бүләкләнә.

Шушы көннәрдә Рәмиснең үзе белән сөйләштек. Әлеге вакытта ул кыска вакытлы ялда.

Көр күңелле, кыю егет булуы тавышына ук чыккан, күп сөйләшми, сүзләрен өзеп әйтә. Күңелендә әллә ниләр бардыр да, әмма сиздерми.

– Китәр вакытым да җитте инде. Ялым ахырына бер-ике көн калды. Аннан тагын махсус хәрби операция барган зонага, алгы сызыкка. Бәлки, бу мәкалә басылып чыкканда мин анда да булырмын,– диде Рәмис.

Әйе, санаулы вакыт тиз үтә. Әбисе Хәлимә ханым иң беренче тапкыр озатканда бер күз яше түксә, хәзер саубуллашуы аңа тагын да авыррак булачак. Яраткан оныгы бит!

Рәмис белән аралашып китүе бик җиңел булды. Дөрес, үзе турында сөйләшкәндә. Махсус хәрби операция барган зона турында сүз чыкканда, ул дәшми калуны кулай күрде. Шуңа ул хакта сораудан да читкә киттек. 1998 елгы, нибары 26 яшьлек бу егетнең үзенең язмышы да үзенчәлеклерәк, гыйбрәтле дә, дип әйтикме, булып чыкты.

Яңа Кенәрнең үзеннән ул. Яңа Кенәр урта мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннан техник-механик һөнәрен үзләштереп чыга. Күбрәк төзелештә эшли, үзе әйтмешли, “шабашка”га йөри. Акча кирәк, гаиләдә төп туендыручы ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти белән әни аерылышканнар. Мин әтине бөтенләй белмим. Әнинең дә үз гаиләсе. Ул Сарман районының Җәлил бистәсендә яши. Сеңлем бар. Мәктәптә укый. Ә мин әби малае. Яңа Кенәрдә әни ягыннан әби белән үстем, – диде Рәмис Иванов.

Махсус хәрби операция барган зонага 2022 елда иң беренчеләрдән булып китә ул. Борчылудан җанына урын таба алмаган, елаудан күзләре кызарып чыккан әбисен: “Мин егет кеше, илне сакларга тиеш. Борчылма, исән-сау кайтам, әби”, – дип үзе юата-юата юлга кузгала. Оныгы күздән югалганчы кул болгап озатып калган әбисен күреп күзләре яшьләнә. Әмма бик тиз үзен кулга ала. Ир кеше кыю булырга тиеш. Әбисе аны шулай өйрәтте.

–  Артиллерия дивизионында орудия командиры булып хезмәт итәм. Һәрчак алгы сызыкта. Хәзер кыска вакытлы ял бетә, яңадан шунда китәм һәм алгы сызыкка керәм, – диде Рәмис Иванов. – Без анда  бөтенебез диярлек Арча, Әтнә районнары егетләре.

– Рәмис, гуманитар ярдәм сезгә килеп ирешәме соң? – дип кызыксынам.

– Әйе, бөтенесе килә. Арчадан да, Яңа Кенәр ветераннары җибәргәннәре дә, – диде Рәмис. – Волонтерларга, җитәкчеләргә, ярдәм оештыручыларның барысына да, бөтен Яңа Кенәр авыл җирлеге кешеләренә, район халкына олы рәхмәтемне җиткерәм.

Барыбыз да сезне көтәбез. Җиңү яулап, исән-сау кайтырга язсын, Рәмис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев