erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теләген тормышка ашырган

Ирек Гыйззәтуллин махсус хәрби операция барган зонага унөч тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Ә күптән түгел ул үзе контракт төзеп шунда китте. “Әлегә өйрәнүдә. Озакламый алгы сызыкка да кертерләр”, – дип сыйныфташына шалтыраткан.

Беренче тапкыр Арчада яшәүче Ирек Гыйззәтуллин турында безгә  гомумроссия халык фронты әгъзасы Руслан Әһлиев сөйләде.

Ирек турында язганыбыз бар иде. Үз эше бар, шул ук вакытта иганәчелеккә дә зур урын бирә. Энесе махсус хәрби операция барган зонага киткәч, аңа, шулай ук башка егетләргә дә ярдәм кулы сузарга алынды Ирек. Машина алуда, аны төзекләндереп, махсус хәрби операция барган зонага озатуда башлап йөргән егет инде ул.

Берара Ирек күренми башлады. Контракт төзеп үзе дә шунда киткән икән, дигән хәбәр дә ишетелде. Бу хакта Русланга да җиткердек.

– Әйе, шундый уй белән янып йөри ул. Болай да Ирек күп тапкырлар ул якларга барып кайтты инде. Гуманитар ярдәм җыя да, үзенең “Газель” машинасында юлга чыга. Үзе генә түгел, Утар Атыдан Рәмис Курамшин белән. Рәмиснең дә энесе махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә икән. Икесенең дә энеләре бер частьта, – дигән иде ул.

Соңгы баруында Ирек Гыйззәтуллин карбыз төяп кайткан. Сатарга? Ишетүгә башта шулай уйлап куйдык. Әмма...

– Анысы да бар. Сатып машинаны төзек-ләндерергә бераз акча эшләдек. Шулай ук күп балалы, авыр хәлле гаиләләргә дә өләштек, – диде Ирек.

– Кайтуга миңа шалтыратты ул, – диде Руслан. – “Нинди гаиләләргә булышырга кирәк?”, – дип сорады. Үзенең ике баласы бар. Балаларның кечкенә генә бүләк, күчтәнәчкә ничек сөенгәннәрен күреп тора. Шуңа ул беренче булып күп балалы гаиләләрне сөендерергә булды. Бик актив һәм тырыш егет ул. Һаман нәрсәдер уйлап таба. Шуны тормышка да ашыра. Үз өйләре янына буш урынга футбол кыры, балалар мәйданчыгы ясаган. Гуманитар ярдәм җыя. Машиналарга көпчәкләр, эчәргә су, азык-төлек һәм башка әйберләр илттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирек Гыйззәтуллин Арча станциясеннән. Икенче мәктәпне тәмамлаган. Укыган вакытта баскетбол белән шөгыльләнгән. Педагогика көллиятенә укырга кереп, физкультура укытучысы һөнәрен сайларга да тәкъдим итәләр егеткә. Ләкин ул тугызынчы сыйныфтан соң агросәнәгать көллиятенең Арча филиалына китә. Ташчы, монтажчы, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Соңгы вакытта күпләп төсле металл җыю, балык алып кайтып сату белән шөгыльләнә, бер оешмада сакта тора.

Гаиләсе бар. Хатыны Алинә белән ике бала үстерәләр. Самат мәктәптә укый, Мәрьям балалар бакчасына йөри. Гап-гади егет. Әмма махсус хәрби операция башлану аны да күпкә үзгәртә. Энесе Илгиз махсус хәрби операция барган зонага китә. Ә Ирек бөтен барлыгын якташларыбызга ярдәм күсәтүгә багышлый. Кыска вакытлы ялга кайткан энесенә машина табып, аны төзекләндереп җибәрүдә дә ярдәм итә.

– Энем шунда булгач, көчемнән килгәннең барысын эшләргә дә риза, – диде ул шул чакта.

Һәм контракт төзеп китәргә теләге барлыгын да белдергән иде. “Мин бармасам, кем барыр? Минем урыным анда булырга тиеш. Илне саклау – минем кебек ир-егетләрнең бурычы”, – диде. Менә теләген тормышка ашырган. 

Дошман Россия төбәкләренә һөҗүмгә итә башлады. БПЛАлар Татарстанга да килеп җитте. Курск, Белгород һәм башка төбәкләрдә тыныч халыкны куркыта. 

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты.

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.

Аларны махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Республикада хәрби контракт төзергә аларны да җәлеп итәләр. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев