erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ана йөрәгенә әмер биреп буламы соң?!

Кулына повестка китереп тоттыргач, Фәрхад Газизуллин: “Алып килгәннәр икән, димәк, барам”, – ди.

Әлеге вакытта Фәрхад алгы сызыкта. “Ике-өч көнгә бер булса да безгә хәбәр бирергә җаен таба”, – диде әнисе Фәридә ханым.

Газизуллиннар Ташкенттан. Моннан унике ел элек Кәчегә кайтып урнашканнар.

– Татарстанда бер кешебез дә юк. Без бит татарлар. Ә бу татарларның туган җире, – диде Фәридә Газизуллина. – Кәчегә кайтканыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Безгә авыл үзе дә, халкы да бик ошый. Яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр яши биредә. Өйне матурладык, янкорма ясадык, Аллага шөкер. Безнең Казанда да фатир бар, анда да торабыз. Фәрхад Казанда эшләде бит. Үзем пенсиягә чыгарга җыенам, гариза яздым инде.

Ире Әхәт белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Яшьләре утыздан артса да, икесе дә өйләнергә өлгермәгән әле.

Фәрхадка махсус хәрби операция барган зонага чакырып повестка 2022 елның сентябрендә килгән. Авыл җирлеге башлыгы чакыру кәгазен үзенең кулына тоттырган.

– Салкын көн иде. Җиңел генә киенеп урамга чыкты. Повестканы кулына алганда тавышы калтырап чыккан кебек тоелды. “Улым, бик борчылдыңмы? Тавышың калтырый”, – дип сорадым. “Юк, борчылмыйм, туңып киттем. Кирәк икән, барам”, – диде. Бик җаваплы кеше ул безнең. Минем ул көннәрдә борчылырга вакытым да булмады. Фәрхадка биреп җибәрергә әйберләр әзерләп йөрдем. Соңыннан гына башыма барып җитте, аның кая эләккәнен аңыштым. Менә шунда борчыла башладым инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярый әле, янында юанычка ире Әхәт, икенче улы Ришат бар. Авырлыкларны бергә кичерәләр. Әмма ана йөрәгенә әмер биреп буламы соң?! Сагына, бик сагына Фәридә ханым Фәрхадын.

Фәрхад Газизуллин бер тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китә. Ике иптәше дә була. Каршы алалар, кунак итәләр үзләрен. Фәридә ханым ул көннәрдә очынып йөри. Әмма санаулы көн тиз үтә. Саубуллашуы бик авыр шул.

– Минем анда туганга әверелеп беткән иптәшләрем калды. Алар көтә, – ди ул икеле-микеле уйларга урын калдырмыйча.

Май аенда тагын кайтырга тиеш була. Тик ай артыннан ай үтә, егет күренми әле. Фәридә ханым посылкалар тутыра, аларны Фәрхадка җибәрә. Аның шалтыратуын түземсезлек белән көтә, хәбәр килсә, сөенеп туя алмый.

– Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәевка зур рәхмәт. Посылкаларны җибәрә, кыска вакытлы ялга алып кайтты, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, юк, дими, булышырга әзер тора. Гомумән, Арча районы халкына, җитәкчеләргә, волонтерларга рәхмәтем чиксез зур. Берсе дә гозергә битараф булып калмый, бик булышалар.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев