erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Арчада һәйкәл ачылды

Районыбызның батыр уллары бер минут тынлык белән искә алынды

Бүген, 14 декабрьдә районыбыз тарихы өчен тагын бер истәлекле вакыйга уздырылды: Арчаның Җиңү паркында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылды. 

Истәлекле чара мәйданга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын кертү белән башланып китте. Тантанада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаутдинов катнашты. 

«Районыбызның шактый егетләре бүгенге көндә фронтларда. Яу кырында гомерләре өзелүче егетләрнең якыннарының тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Алар – геройлар. Киткәннәрнең исемнәрен хәтерләр өчен, исәннәр исән-сау кайтсын дип без бүген шушы обелискны ачарга җыелдык», – дип сәламләде Илшат Нуриев. 

Махсус хәрби операциядә һәлак булучы рядовойлар Алишер Ашимханов, Равил Гыйззатуллин, Тимур Мортазин, ефрейтор Рәшит Нагуманов, өлкән сержант Игорь Спиридоновның якыннарына Батырлык орденнары, рядовой Айрат Вәлиуллинның әти-әнисенә икенче дәрәҗә “Кыюлык өчен” медале бирелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«2022 ел Россия тарихын икегә бүлде. Илебез сугыш шаһите булды, ә без – анда катнашучылар. Кадерле кешеләрен югалтучы әти-әниләрнең, тормыш иптәшләренең, балаларның кайгыларын уртаклашам. Яу кырында булучы егетләребезгә көч телим. Бүген ачылучы һәйкәл тимердән ясалган корылма гына түгел, ул ватанны саклаучыларның батырлык һәм үлемсез рух символы» – диде хәрби комиссар Азат Вахитов.   

Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучы якташларыбыз истәлегенә ачылган һәйкәл каршына чәчәкләр салынды, геройлар бер минут тынлык белән искә алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев