erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Онытмабыз сезнең батырлыкны

Илебезгә фашист гаскәрләре басып кергәннән соң Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелә.

Ир-егетләр яу кырына китә, ә тылдагы авыр тормыш хатын-кыз кулына кала. Җиңү көнен якынайту өчен, яше дә, карты да авырлыкларга түзә. Мылтык тотып, дошманга каршы атакага күтәрелмәсәләр дә, тылдагылар бик күп батырлыклар эшләгән. 

Безнең авылда сугыш афәте үтеп кермәгән бер генә гаилә дә калмаган. Күпме матур өмет-хыяллар чәлпәрәмә килгән. Минемчә, фронт өчен дип көнне төнгә ялгап эшләгән хатын-кызларыбыз да орден-медальләргә бик лаектыр.

Нәкъ менә алар, солдатларның күңелләрендә җиңүгә өмет һәм ышаныч уятып, фронтка хатлар язганнар. Ач-ялангач булсалар да, газиз ирләре, әтиләре, балалары хакына кыр һәм заводларда эшләгәннәр, кием теккәннәр, яралыларны дәвалаганнар, бар авырлыкны үз җилкәләрендә татыганнар. 

Без аларны зурларга, хөрмәтләргә, һичьюгы рәхмәт әйтергә онытмыйбызмы икән? Аларның да хөрмәткә һәм данга хакы зур. Хезмәтләре дә фронттагы батырларныкына караганда ким түгел. Якыннары өчен борчылган йокысыз төннәре генә дә мактауга бик лаек.
Минемчә, тыл ветераннарыбызны әллә кайчан барларга вакыт җитте. Киләчәк буын үзләренең геройларын белсен өчен без әби-бабайларыбызның кыюлыгы турында сөйләргә, аларны ешрак искә төшерергә тиешбез.
Нәкъ менә шул сәбәпле, яшь һәм тәҗрибәсез булуына карамастан, өметен өзмичә сугышның ахырына кадәр көрәшкән көчле рухлы әбиемнең тарихын языйм әле сезгә. Ул да, барлык тыл ветераннары кебек үк, зур хөрмәткә лаек. 

 Сүзем тыл ветераны Миңнуллина Миңнебикә Миңнулла кызы хакында.
1926 елның 1 июлендә Арча районы Түбән Курса авылында туган әбиемнең бөреләнеп кенә килгән гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килгән.
“Искә алуы да авыр ул елларны… Сугыш башлану турындагы хәбәрне мин авылдашларымнан ишеттем. Сугышта иң якын туганнарым – әтиемнең энеләре – Миңнерахман белән Дәүләтша абыйлар катнашты”, – дип сөйли иде әбием. Фронт хәлләре хакында артык зарланмый язылган хатлар гына күңелләрен бераз җылытып торган аларның.

7нче сыйныфны гына тәмамлаган яшүсмернең шул елны конюшняда хезмәт юлы башлана. Әбиемнең: “Эш көне сәгатьләп түгел, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр барды. Кышын ат караган җирдән берәр атнага урман кисәргә җибәрәләр иде. Моннан да авыррак хезмәт булмады. Суыкта, ач-ялангач көе эшләдек. Өстемә агач төшеп аздан гына үлмәдем, чокырга эләгеп кенә исән калганмын”, –  дип сөйләгәне истә.

Иң авыры: көне-төне эшләп тә ашарга юк. Җир эшкәртәсе, сыер, тавык, сарыклар карыйсы да бар. Мал-туар задание (налоглар) түләр өчен кирәк. 
Яз көне басудан черек бәрәңге җыйганнар. Әле аның өчен дә ачуланганнар. Миңнебикә әбием күз яшьләре аша: “Алабута, кычыткан, кузгалак ашап булса да гомерләребезне саклап кала алдык”, –  дип сөйли иде.

Сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен әбием 1974 елда “Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел”, 1977 елда “Бөек Җиңүнең 50 еллыгына” медальләре белән бүләкләнә. 2023 елның 1 декабрендә әбием бакыйлыкка күчте (урыны оҗмахта булсын). 
Хәзерге көндә шундый матур, тыныч илдә яшәвебез, ирекле, бәйсез рәвештә укый алуыбыз белән без аларга – әби-бабайларыбызга бурычлыбыз. Алар үзләренең көчләрен жәлләмәгәннәр, алҗысалар да туктамаганнар, алга таба барганнар һәм, ниһаять, үзләренең изге бурычларын үтәгәннәр, Ватаныбызны дошманнардан азат иткәннәр. Ветераннарның батырлыкларын истә тоту гына түгел, бу истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру да мөһим. Без балаларыбызга һәм оныкларыбызга шул еллардагы хәлләр, әби-бабайларыбызның кыюлыгы, аларның Ватаныбызны ничек саклаганнары турында сөйләргә тиеш. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 

Айзилә Бикбаева, 
Арча икенче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев