15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Арчаның КВН командасы - республика чемпионы
Арчаның "Алсу" КВН командасы бүген Казанда узган финал уенында җиңеп республика татар лигасы чемпионнары булды.
-
Ил Хөкүмәте отставкага китте
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Янгын сүндерүчеләр вакытында килгән
Түбән Атыга янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитмәсә нәтиҗәләр тагын да аянычлырак булыр иде.
-
Бала тапканда вафат булган Арча кызы Диләнең гаиләсенә ярдәм кирәк
Кыз бала алып кайту Диләнең күптәнге хыялы булган. Ноябрьдә игезәк кызларны дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәтте. Аны Арчада җирләделәр.
-
Милли проект кысаларында Татарстанда 3 мең ясле урыны булдырылды
“Демография” милии проектын тормышка ашыру Татарстанда 3,1 меңнән артык ясле урыннары булдыру мөмкинлеге тудырды. Бу хакта “Татар информ” мәгълүмат агенлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфларда кайнар туклану оештырырга әзер
РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә илдәге барлык башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәргә кушты. Бу турыда ул федераль җыенга юлламасында әйтте.
-
Россиядә экологик мониторингның бердәм системасы булдырылачак
Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
-
Пенсия яшен арттыру аларга кагылмады.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.
-
Бизнес өчен ташлама чыгымнары компенсацияләнәчәк
Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең бер өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.
-
Пенсия яшен арттыру аларга кагылмый
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.
-
Россиядә сәламәтлек саклау җиһазларын яңартырга 550 млрд сум бүленәчәк
Программаны тормышка ашыру кысаларында поликлиника, хастаханә һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен яңа техника белән җиһазлау каралган.
-
Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтылачак
Россия Президенты ана капиталын беренче бала туган өчен бирергә тәкъдим итте.
-
Айваз Садыйров «Татар радиосы»ннан нигә киткән?
Айваз Садыйров директорлык вазифасыннан китүе хакында инстаграмда хәбәр итте.
-
ТР Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә китте
Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә бара.
-
Кичәге авариянең якынча сәбәбе һәм сәбәпчесе билгеле
Якынча мәгълүматлар буенча, “Renault Duster” юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган - ул борылышта куркынычсыз тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.