erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айваз Садыйров «Татар радиосы»ннан нигә киткән?

Айваз Садыйров директорлык вазифасыннан китүе хакында инстаграмда хәбәр итте.

– Генри ага Форд әйтмешли: "Кешене ике стимул эшләргә мәҗбүрили: хезмәт хакы һәм эшне югалтам, дигән курку".

Башка өлкәләрдә ничектер, белмим, әмма безне бу ике төшенчә генә җиктертми камыт кидереп. Иҗат итү, милләткә хезмәт, гамәлләреңнең бөртеген генә булса да тарихта калдыру теләкләре һәм Яну - менә ул иҗат өлкәсе стимуллары!

Соңгы ярты елда радиода мөхәррирлек белән директор вазыйфасын бергә алып барырга туры килде миңа. Яңа ел алдыннан мөхәррирлекне коллегам кулына тапшырдым. Менә хәзер төп яңалыгым: кичә акционерлар һәм хәзерге җитәкчелек белән радио директоры вазыйфасы турында сөйләшкәндә уртак фикергә килә алмадык. Ике якның шартлары да бер-берсен канәгатьләндермәде.

Шулай итеп "Татар радиосы"ндагы 5 ел җитәкчелек итүем мантыйкый ахырына якынлашты, диик.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә "Яну"га килгәндә, алга таба иҗаттан аерылып, административ эшләрне алып бару гына бирмәячәк миңа бу януны. Хәзерге вәзгыять минем өчен иң дөресе, уңайлысы.

Журналистларны алга таба планнарым кызыксындырыр. Хәзер үк әлегә әйтергә яраганын гына әйтеп куйыйм да, башка борчымый торыгыз. Алда ял итеп торырга бер генә көн дә вакыт юк. Ниһаять, соңгы 1,5 ел әзерләгән шәхси зур проектыма ныклап тотына алам. Аның турында соңрак үзем сөрән салырмын. Аннан, языла башлаган кандидат эшен тәмамлап, аны яклауга әзерләнергә кирәк.

Яраткан радиома һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булуын, маркасын гел югары тотуын телим! Ура! - дигән ул.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ayvaz-sadyyrov-tatar-radiosynnan-nig-kitkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X