erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кичәге авариянең якынча сәбәбе һәм сәбәпчесе билгеле

Якынча мәгълүматлар буенча, “Renault Duster” юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган - ул борылышта куркынычсыз тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.

Өч кеше гомерен алып киткән кичәге авариянең якынча сәбәбе һәм сәбәпчесе билгеле булды.

Әлеге һәлакәт 14 гыйнвар көнне  10.00 сәгатьтә Өчиле белән Яңа Кырлай арасында була.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче 53 яшьлек кеше  “Toyota Corolla” автомобилендә Арча ягыннан хәрәкәт итеп, “Renault Duster” автомобиле белән (йөртүчесе Әтнә районының Яңа Шашы авылында яшәүче 45 яшьлек  кеше) бәрелешә.

Юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Toyota” машинасын йөртүче һәм ике пассажиры -1986 елда туган кыз һәм 55 яшьлек ир-ат - һәлакәт булган урында үлә. Тагын ике пассажиры, шулай ук “Renault” машина йөртүчесе төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, “Renault Duster” юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган - ул борылышта куркынычсыз тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак:  https://realnoevremya.ru/news/163041-v-tatarstane-v-rezultate-dtp-pogibli-tri-cheloveka-esche-troe-poluchili-tyazhelye-travmy

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Всегда обвиняют водителей, а то что там дорога ужасная( поворот опасный, кювет высокий) не кому до этого нет дела!!! Сколько людей должны погибнуть ещё? Уменьшить высоту ( от асфальта до кювета)

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X