erid:2VtzquqpS7d
ТР Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә китте
Арча яңалыклары

ТР Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә китте

Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев