http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтылачак

Россия Президенты ана капиталын беренче бала туган өчен бирергә тәкъдим итте.

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче балалары туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында хәбәр итте.

Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә теләвен әйтте Путин. Инде беренче бала туганда ук гаилә ана капиталына аның бүгенге күләмендә алу хокукына ия булачак.

Реклама
2VtzqxaTAbC

Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчага гаилә икенче бала туганда хокуклы булачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк һәм 2026 елга кадәр озынайтылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев