erid:2VtzquqpS7d
Бизнес өчен ташлама чыгымнары компенсацияләнәчәк
Арча яңалыклары

Бизнес өчен ташлама чыгымнары компенсацияләнәчәк

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең бер өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.

Президент сүзләренчә, бүген Федерация субъектларының инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдалана. Төбәк бюджетларының ни өчен керемнәрен югалтуы аңлашыла. Шуңа бәйле рәвештә, ил башлыгы федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең өчтән ике өлешен компенсацияләргә тәкъдим итте.

Шулай ук Президент 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын төгәлләү кирәклеген белдерде, шул рәвешле бизнес тормышын җиңеләйтү мөмкин булачак.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев