erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфларда кайнар туклану оештырырга әзер

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә илдәге барлык башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәргә кушты. Бу турыда ул федераль җыенга юлламасында әйтте.

Техник мөмкинлеге булган мәктәпләр бушлай ашатуга 2020 елның 1 сентябреннән үк күчә ала.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, РФ Президентының күрсәтмәсе тиз арада тормышка ашарга мөмкин, чөнки республикада барлык мәктәпләрдә дә бушлай кайнар туклану оештырырлык мөмкинлекләр бар.

Гомумән, Татарстанның күп мәктәпләрендә кайнар туклану оештырылган,  67% башлангыч сыйныф укучылары көнгә ике тапкыр туклана.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев