erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәен бәла аяк астында: елан чакканда нишләргә?

Елан чаккан урын иң элек каный башлый. Бу якынча 10 минут тирәсе дәвам итә. Алга таба чаккан урын ойый башлый. Елан чаккан урында пәйда булган шеш тәнгә тарала, кулда булса, җилкәгә җитә. Бер сәгатьтән баш әйләнә башлый. Тын кысыла, күңел болгана, йөрәк хәлсезләнә.

Нәрсә эшләргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чакканнан соң ук, зыян күрүчене горизонталь рәвештә яткырып, тыныч, ышык урынга күчерергә кирәк. Аңа мөстәкыйль хәрәкәт итү тыела. Юкса агу организмга бик тиз таралачак. Елан чакканнан соң беренче секундларда ук, бармакларыгыз белән басып, яраны ачыгыз, авызыгыз белән агуын суырып алыгыз. Канлы сыеклыкны төкерегез. Әгәр төкерек аз яки иреннәрдә, авыз куышлыгында яра булса, авызга бераз су җыярга (су агуны сыеклый) һәм агуны 15 минут буе бертуктаусыз суырырга кирәк. Бу зыян күрүченең организмыннан 20дән 50 процентка кадәр булган агуны чыгарырга мөмкинлек бирә. Яраны чистартырга, ул урынга стериль бәйләвеч салырга, чаккан урын шешә барган саен, йомшак тукымалар кысылып зыян килмәсен өчен, вакыт-вакыт бәйләвечне бушайтырга кирәк. Зарарланган очлыкларны селкетергә ярамый. Аякны елан чакса, тез астына нәрсә дә булса салып, зарарланган аякны сәламәт аякка бәйләгез, аларны бераз күтәрегез. Кулны чакса, аны бөкләнгән килеш беркетеп куегыз. Зыян күрүчегә күбрәк чәй, шулпа, су эчерергә кирәк. Күп итеп су эчү организмнан агуны чыгарырга ярдәм итәчәк. Зыян күрүчене кичекмәстән табибка күрсәтергә тырышыгыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143269/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев