erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Әрекмән суының файдасы

Әрекмәннең яфрагы, тамыры, хәтта тигәнәкләре дә халык медицинасында кулланыла.

Яфрагы баш авыртудан, эч китүдән, ютәлдән, яман шешне кисәтү өчен файдалы.
Әрекмән яфрагы согы яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
1 аш кашыгы әрекмән яфрагына 1 стакан кайнар су коярга, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә ике тапкыр, ашарга
15-20 минут кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә була.
Әрекмән яфракларын иттарткычтан чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәргә кирәк. Кечкенә савытларда туңдыргычта сакларга, кирәк чакта эретеп эчәргә була. Туңдырылган сок файдалы үзлекләрен югалтмый.
Белгечләр әрекмән согын көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, бер чәй кашыгы кабарга киңәш итә. Дәвалану вакыты — бер ай. Аннан организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән согын елына өч тапкыр берәр айлык курс белән эчү. Бер ай әрекмән согы эчәргә, бер ай ял, тагын кабатларга, аннан бер ай ял итәргә.
Кайнар су белән пешекләнгән әрекмән яфракларын сызлаган буыннарга ябарга була.
Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА, Мамадыш районы Олыяз авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев