Балалар ут белән шаярмасын
Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.
Мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәве, зурларның аларны карап җиткермәве, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра алмавы аркасында килеп чыга.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар уйнаган вакытта еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлый. Алар гадәттә үзләре генә калганда мөстәкыйль булырга омтыла. Өйдә ялгыз калган баланың шырпы яки зажигалка белән уйнамавына, кәгазьгә ут төртмәсенә, учак якмасына ышанып булмый.
Балаларның ут белән шаяру проблемасы бик кискен тора. Мөмкин кадәр сак булырга кирәк. Безнең төп бурычыбыз – балаларның тормышын саклау, бәхетсезлек оч-ракларын булдырмау. Балаларга янгыннарның куркыныч икәнлеген, ут белән шаярырга ярамавын һәрдаим аңлатырга кирәк. Өлкәннәр балаларның эш гамәлләре өчен җаваплы.
Балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез: алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазь кабызмагыз. Шырпыны балалардан ерак яшерегез. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотмагыз. Куркынычсызлык таләпләренә туры килү сертификаты, электрдан автомат рәвештә өзеп кую җайланмасы булган электр приборларыннан гына файдаланыгыз. Исегездә тотыгыз, саксызлык зур бәлагә китерергә мөмкин.
Әгәр дә балаларның үзләре генә учак ягуларын, шырпы, зажигалка, янучан сыеклыклар белән уйнаганнарын күрәсез икән, яннарына килеп, саксыз гамәлләреннән туктатыгыз!
Тормыш шуны күрсәтә, балалар арасында аңлату эшләре алып барылса, янгын чыгу куркынычы да кими.
Ата-аналар, исегездә тотыгыз: ут - балалар өчен куркыныч уенчык!
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 номерлары буенча шалтыратыгыз!
Илдар Хәйруллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев