Баллыдан гына түгел. Шикәр чиреннән ничек сакланырга?
Бүген Җир шарында 422 миллион кеше шикәр чиреннән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Болай дәвам итсә, 2030 елга әлеге чир бөтен дөньяда үлемгә китергән иң төп биш сәбәп арасында булачак, ди белгечләр. Бу мәкерле чирдән ничек сакланырга? (Ватаным Татарстан, Динә Гыйләҗиева)
КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова белән шул хакта сөйләштек.
– Шикәр чире белән авыручылар саны ни сәбәпле арта?
– Соңгы елларда симерү диагнозы куелган кешеләр саны арта бара. Шикәр чире, иң беренче чиратта, әнә шул сәбәпле ешрак күзәтелә башлады. Май катламы аркасында инсулин глюкозаны тән тукымасы аша үткәрә алмый. Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау да – шикәр чиренә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Йогышлы авырулар, эндокрин системасындагы кимчелекләр дә еш кына шикәр чиренә илтә.
– Беренче типтагы шикәр чире икенче типтагысыннан ничек аерыла?
– Беренче һәм икенче типтагы шикәр чире бер-берсеннән бик нык аерыла. Беренчесе аутоиммун компонент аркасында пәйда була. Нәтиҗәдә, иммунитет ашказаны асты бизенә һөҗүм итә һәм ул инсулин бүлеп чыгармый башлый. Беренче типтагы шикәр чире дәвалауга бирешми. Кеше гомер буе инсулин кадап яшәргә мәҗбүр. Икенче типтагы шикәр чире вакытында инсулин, киресенчә, күп була, әмма ул тиешенчә эшләми.
– Эндокринологка кайчан барырга?
– Кешенең артык авырлыгы бар икән, димәк аңа киләчәктә шикәр чире пәйда булу куркынычы да яный дигән сүз. Кешенең гел авызы кипсә, су эчәсе килсә, төнлә кече йомыш белән ике тапкырдан да ешрак чыга башласа, кисәк кенә ябыкса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Болар бар да – шикәр чиренең беренче билгеләре. Муен тирәсендә кара таплар пәйда булса, терсәкләр кипшенеп каралса, шикләнергә җирлек бар. Климакс чорына кергән хатын-кызларга да сак булырга кирәк. Коронавирус белән авырып терелгән, дүрт килограммнан артыграк авырлыктагы бала тапкан хатын-кызлар да – хәвеф төркемендә. Хәзер үк булмаса да, киләчәктә аларда да шикәр чире килеп чыгу куркынычы зур.
Дәвамы: https://vatantat.ru/2024/08/148731/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев