erid:2VtzquqpS7d
Башта нәрсәне кыздырырга: суганнымы, кишернеме?
Файдалы киңәшләр

Башта нәрсәне кыздырырга: суганнымы, кишернеме?

Яшелчәләрне кыздырганда мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Яңа гына пешешергә өйрәнүчеләр кайсы әйберне алдан салуның әһәмиятен аңлап бетерми. Ләкин шул хата уникаль ис һәм тәмне югалтырга мөмкин. Бу турыда https://progoroduhta.ru сайтында язылган.

Аш пешерсәгез, суганны ваклап турагыз. Салатка суганны зуррак итеп турарга була.

Аш өчен кишерне угычтан уыгыз, юка таякчыклар яки шакмаклап та турарга була. Кишер нечкә итеп туралган булуы мөһим.

Кыздырганда май күләме чамалы булсын. 100 грамм яшелчәгә 20 мл тирәсе, яки 5:1 чагыштырмасында.

Кыздырганда табага беренче итеп суганны салалар. Әгәр кишерне башта салсаң, ул согын чыгара һәм суган томалап пешкән кебек була. Майга тиешле ис керми, ә бу – бик мөһим.

Суганны уртача утта 2-3 минут болгата-болгата кыздыралар. Аннары утны бераз кысалар һәм кишер салалар.

Барысын бергә болгатып, кишер йомшарганчы кыздыралар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/basta-narsane-kyzdyryrga-sugannymy-kiserneme-5868102

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев