erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Бик тәмле самса рецепты

Самсаның өстен йомырка белән майлыйбыз, кунжут орлыгы сибәбез дә, духовкада пешерәбез. Тәмле булсын!

Камырга:

600 грамм он
200 грамм су
2 йомырка, берсе камырга, икенчесе самсаны майлау өчен
50 грамм сыер мае
1 аш кашыгы тулыр- тулмас тоз

Кунжут самса өстенә сибү өчен

Эчлеге:

500 грамм ваклап туралган ит
300 грамм суган
Тәменчә тоз, борыч, зира

Әзерләү: камырны башта кашык белән генә болгатабыз, бераз куергач кул белән 15 минут тирәсе тыгыз итеп басабыз һәм 1 сәгатькә пакетка салып суыткычка куябыз.

Аннары камырны алып җәябез, өстенә сыер мае сөртәбез, рулон шикелле төрәбез, улитка сымак борып пакетка салып, тагын 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Ул арада эчлекне әзерлибез.

Камырны алып, рулон хәленә кайтарабыз, өлешләргә бүлеп, (катлы камыр була) өчпочмаклап самса ясыйбыз. Бөкләгән ягын аска каратып, табага пергамент кәгазь өстенә тезәбез.

Өстен йомырка белән майлыйбыз, кунжут орлыгы сибәбез дә, духовкада пешерәбез. Тәмле булсын!

 

Чыганак: https://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/golnaz-zinnatullinadan-bik-tamle-samsa-recepty-1725518252

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев