erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дини табиб: «Бер генә дару да организмны ураза кебек дәваламый» (Интертат, Чулпан Шакирова)

Уразаның икенче атнасын галимнәр «иң авыры» дип саный. Бу вакытта организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Кеше ураза белән үз-үзен ничек сихәтләндерә ала? Уразаның калган көннәрен җиңелрәк кичерү өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

«Күзгә-сүз» тапшыруының узган атна чыгарылышында Рамазан аеның икенче өлешендә ураза тоту хакында сөйләштек.

Кунагыбыз – ДУМ РТ ХАҖ ның медицина ягыннан тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Хисамов.

 Рамил Гаязетдинович, галимнәр, уразаның икенче атнасы иң авыры, иң кыены, ди. Медицина күзлегеннән караганда бу ничек?

– Иң авыры – беренче 10 көн дияр идем. Бу вакытта организм яңа режимга ияләшә. Аннан соң әкренләп җиңеләя башлый. Уразага авырсынмыйча кереп китү өчен, Рамазан ае башланганчы ук, атнага 1-2 көн ураза тотарга киңәш итәр идем. Берәү дә 12 ай буе ураза тотмый, Рамазан ае җитә, организмга шок була. Уразада йокы вакыты да азая, көн буе ашау-эчү дә юк. 

– Ни өчен кемгәдер ураза тоту бик җиңел, кемгәдер авыр бирелә?

– Башка вакытта да ураза тоткан кеше Рамазан аен җиңел кичерә. Аннан соң физик эш эшләүчеләрнең уразасы офиста утыручыларныкыннан да аерыла, билгеле. Дөрес, бүлмәдә эссе булса да, хәл китә. Бер айны түзәргә була. Күпләр отпускны җәй айларында ала. Әгәр ялны ураза вакытында алып, рәхәтләнеп ураза тотсагыз, хәерлерәк булыр иде. Ялны Аллаһ Тәгалә юлына багышлау – бик күркәм гамәл. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ураза организмга ничек тәэсир итә?

– Ураза вакытында организмда тирән чистарыну бара. Шушы 1 айда бөтен органнар һәм кан тамырлары чистара. Ураза тәмамлангач, безнең организм яңадан туган кебек була. Кеше ураза тотканда, бар җаваплылыкны бавыр үзенә ала. Аны чүп эшкәртә торган завод белән чагыштырырга була. Барлык пычрак-әшәкеләр бавыр аша чыга. Уразадан соң организм тернәкләнә. Елга 1 тапкыр без машиналарны техник карауга (ТОО) кертәбез. Безнең организмга да елга бер шундый карау-тикшерелү, алга таба яхшырак эшләү өчен организмга да бер тукталыш кирәк. Ураза – шуның белән дә кыйммәтле. Уразалы кешенең кан тамыры-йөрәк авыруы ихтималлыгы 40%ка кими, астма приступлары азая. Ашказанына да ял кирәк. Уразада бавыр, бөер, лимфалар шлак һәм токсиннардан чистара. Организмны бер генә дару да ураза кебек дәвалый алмый. Уразада организмдагы аммиак 100% чыгып бетә. 1 ай ураза тоткан кешенең биоритмы алдагы бер елга җитәрлек итеп көйләнә.

– Йоклаганда ашау яки ашаганнан соң ятып алу зыянлымы-юкмы?

– Ашагач, организмда «соляная кислота» бүленеп чыга. Әгәр кеше ята икән, ул көчәя. Ашказаны авырулары булган кешеләр ашагач ук ятса, шактый кыенлык кичерә. 

– Авызны иң яхшысы нәрсә белән ачарга: тозмы, сумы, хөрмә җимешеме?

Әңгәмәне тулысынча "Интетат"тан укый аласыз: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X