erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөге белән агуланырга мөмкин

Пешкән дөгене бүлмә температурасында озак тотарга ярамый. Бүлмә температурасында берничә сәгать торган әзер дөгене ашаган кеше агуланырга мөмкин.

Чөнки анда Bacillus cereus бактерияләре үрчи башлый. Кайнатып һәм җылытып гына бу бактерияләрне юк итеп булмый. Алар кайнарга чыдам. Bacillus cereus бактериясе булган дөге һәм дөге ризыклары ашаганнан соң ризык токсоинфекцияләре, эч китү, көзән җыеру булырга мөмкин. Кешенең температурасы күтәрелә, ул коса.    «Кыздырылган дөге синдромы» белән агуланган очракта антибиотиклар ярдәм итми, чөнки косу һәм эч китүне бактерия үзе түгел, ә ул ясаган токсиннар китереп чыгара. Бу очракта күп итеп су эчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Дөгене пешерү белән ашарга, яки суыну белән контейнерга салып, суыткычка куярга кирәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өмет

 https://matbugat.ru/news/?id=43572

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X