erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дымлама пешерәбез

Дымлама – үзбәк кухнясының традицион ризыгы. Үзбәкләр аны “демнәмә” дип тә йөртәләр. Аны әзерләү өчен газ плитәсе тирәсендә озак кайнашу кирәк түгел. Ник дисәң, барлык ингредиентларны берьюлы әзерләп саласың да 1-1,5 сәгатькә ризык турында онытасың.

Дымлама өчен гадәттә сыер ите алына. Тавык һәм сарык итеннән дә бик тәмле була. Калын төпле кәстрүл (казан уңайлы) төбенә, бераз май салып, 1 килограмм итне турап саласың. Аның өстенә суган, кишер, аннары кәбестә, бәрәңге турап, катламлап тезеп барасың. Җәен бакчада булган кабачки, баклажан, помидор, болгар борычы кебек яшелчәләр дә салырга була. Һәр катлам өстенә тәменчә тоз сибеп барырга кирәк. Ризык шулпалы булсын, дисәң, 2 стакан чамасы су салып пешерергә мөмкин. Ләкин томалап пешерелгәнлектән яшелчәләрнең үз согы да җитәрлек чыга. Шунысы да бар: туралган яшелчәләр казан өслеге белән тигез булса да, курыкмаска кирәк. Пешкәндә алар шактый кимиләр.

Дымлама, кайнап чыкканнан соң, сүрән утта томалап, 1 сәгать чамасы пешерелә. Җәен чеби итеннән (сөяге белән салырга кирәк) тизрәк тә пешә әле. Әзер булыр алдыннан вак кына итеп туралган сарымсак (үзбәкләр сарымсакны әрчемичә генә ит арасына салып калдыра) һәм укроп, петрушка кебек тәмләткечләр салына. Табынга бирер алдыннан дымламаны болгатырга кирәк. Үзбәкләр гадәттә аны зур тәлинкәгә (ләгәнгә) салып чыгара. Бу очракта кәстрүлдәге дымламаны болгатып тормыйча, тәлинкәгә каплап төшерергә дә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7-8 порция өчен 1 кг ит, 3-4 баш суган, 10-12 бәрәңге, 2-3 кишер, 300 грамм кабачки, 1 баклажан, 2 помидор, 400 грамм кәбестә, 3 тырнак сарымсак алына.

Чыганак: https://muslumirc.ru/news/tmletamak/dymlama-1711646009

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X