erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Һәркемгә кирәк ул, әмма үз тиңенне табу кыен.

Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.

Бик еш кына без күңеле яралы һәм бу яраның цемент белән катырылган икәнлеген дәлилләүче затлар белән очрашабыз. Кемдер аларны таш диеп кабул итә, кемдер, гомумән, игьтибар итми. 

Лидер хатын-кызга ир дә, бала да кирәкми дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Килешмәс идем. Һәркемгә кирәк ул, әмма үз тиңенне табу кыен.  

Плюс яклары - акчаң бар, йортың, машинаң, яратып эшли торган эшең, сәяхәтләр, ресторан, кафелар, бәйсезлегең, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәте, югары үзбәя. Ә менә минус ягы - син ялгыз. Ә ялгызлык ул кешене эчтән җимерүче әйбер. Алда санап үтелгән пунктларның берсен дә мәхәббәт, сабый авазы, гаилә җылысы белән чагыштырып булмый. Шулай ук лидер хатын-кыз ягына минуслардан кешенең негативы, усал карашлар, арттан сөйләү дә өстәлә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X