erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

«Ялгыш акча күчерүче»ләр арта

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан: «Ялгыш акча күчердем», янәсе

Ул болайрак эшли: «Мин сезгә ялгыш кына акча күчердем, шул акчаны кире кайтара алмассызмы», дигән юллар хәбәр телефонга килә. Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сак булырга өнди. 

Башта мошенник зур булмаган сумма җибәрә, мәсәлән, 3 сум. Аннары банк кушымтасында гомуми чат булдырыла, анда мошенник ялгыш кына эре сумма күчерелүе турында яза. Бу хәбәр банктан җибәрелгән чын push-белдерү кебек күренә, кешене ялгыш юлга кертеп җибәрә.  

Хәйруллин мондый хәбәрләр килә калса, бик игътибарлы булырга киңәш итә. Телефоныгызда урнаштырылган банк кушымтасы аша «Операцияләр тарихы» бүлегендә барлык акча күчерүләрне тикшерергә кирәк. Хәтта ялгыш кына акча җибәрелгән кебек тоелса да, бу алдауның бер өлеше булырга мөмкин. Әгәр чыннан да ялгыш кына акча күчергәннәр икән, акчаларны башлангыч реквизитлар буенча яки банкка мөрәҗәгать итеп кенә кайтарырга кирәк. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев