erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшьтән саклагыз! Бавыр бик озак вакытлар үзендә булган проблемаларны сиздерми

Бавыр тәүлегенә 2000 литр кан чистарта. Организмда ул 500дән артык функцияне башкара: организмга кергән һәр нәрсәне үзе аша үткәрә, матдәләрне фильтрлый, агуларны нейтральләштерә, минералларны һәм витаминнарны саклый, гормоннарны тарката, аксым алмашуда, ашказаны эшкәртү процессында катнаша…

Безнең бавыр бик озак вакытлар үзендә булган проблемаларны сиздермичә, эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкин. Ниндидер проблемалар турында хәлсезлек, физик эшкә теләк булмау, тиз ару, дәрман юклыгы кебек билгеләрне әйтергә мөмкин. Шулай ук еш кына күңел болгану, аппетит булмау, инъекция ясаган урыннар күгәреп чыгу, борын, аңкау канау, тән тиресе саргылт төскә керү, корсак кабару, аяклар шешү күзәтелә. Бавыр чирләре вакытында пациентлар уң як кабырга астында авырту тоя, бигрәк тә төнлә тән кычытырга мөмкин. Кайчак сидекнең төсе үзгәрә, ул караңгырак була, ә тизәк, киресенчә, ачык төскә керә. Тән температурасы күтәрелергә мөмкин.

Әмма, авыруларны дәвалаганга караганда, кисәтү яхшырак. Шуңа күрә берничә киңәш.

Бавыр авыруларын иң төп кисәтү чарасы — дөрес туклану. Рационда балык, яшелчә, җиләк-җимеш җитәрлек булырга тиеш. Балыктагы «Омега-3» кислотасы бавыр эшчәнлеге өчен кирәк, ул бу әгъзадагы ферментлар дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә. Ризыкны артык күп, бигрәк тә төнгә каршы чамасын белми ашарга ярамый. Майлы, җиңел эшкәртелә торган углеводларга бай кондитер эшләнмәләре, кыздырылган, ысланган ризыклар, фастфуд, ярымфабрикатлар бавыр өчен файдалы түгел. Алар урынына ботка, майлы булмаган балык, тавык, күркә, сыер ите ашасаң яхшы. Майлы булмаган сөт ризыклары да файдалы. Алкоголь кулланмаска киңәш ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Даими физик активлык алып барыгыз. Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга тырышыгыз.

Гигиена кагыйдәләрен үтәгез, кулларны еш юарга кирәк.

Даруларны табиб күрсәтмәсе буенча гына эчегез, үз белдегең белән көчле препаратлар куллану бавырны эштән чыгарырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147157/
© Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев