erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Язын бит тиресен ничек дөрес тәрбияләргә? Дерматолог Дарья Диярова КИҢӘШЛӘРЕ

Ниһаять, көннәр җылытып, кояш нурларын мулдан сипкән мәлгә аяк бастык. Бу чорда тән тиресенә аеруча игътибар кирәк, ди косметологлар. Язын бит тиресен ничек тәрбияләргә? Кояш нурлары тән тиресен картайта, диюләре дөресме? (Ватаным Татарстан, Динә Гыйләҗиева)

Табиб-дерматолог, косметолог Дарья Диярова белән шул хакта сөйләштек.

– Яз җиткәч, күпләр бит бозылудан зарлана. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Яз көне тән тиресе аеруча тәрбиягә мохтаҗ. Һава температурасы уйнау аркасында ул корый, кубалаклана, аеруча сизгергә әйләнә. Күпме генә ял итсәң дә, йөздән арыганлык бетми. Шуңа күрә яз көне тән, аеруча бит тиресе бозыла. Моны булдырмас өчен, бит тиресен көнгә ике тапкыр чистартып, тоник сөртеп, дымландырып торырга кирәк. Әмма бу чистарткыч чаралар составында зур күләмдә кислота, ретинол һәм С витамины булмаска тиеш. Юкса тәндә пигмент таплары пәйда булачак. Бу чараларны тән тиресенең төренә карап сайларга кирәк. Тән тиресен чистарткач, кояштан саклый торган крем да сөртеп куярга онытмагыз.

– Кояш дигәндә, язгы кояш җәйгесеннән хәтәррәк, диләр…

- Бу дөрестән дә шулай. Язгы кояш нурлары җәйгесеннән дә катырак яндыра. Шуңа күрә язын кояшлы көндә кызынырга теләүчеләрнең тән тиресе пешәргә үк мөмкин. Моннан тыш, ультрашәмәхә нурлар тән тиресен вакытыннан алда картайта, анда җыерчыклар, пигмент таплары пәйда була. Кояш астында чамадан тыш озак тору аркасында кешенең иммунитеты да какшарга мөмкин. Ник дигәндә, андый чакта организм бөтен көчен ультрашәмәхә нурларга каршы көрәшкә сарыф итә. Дөресен генә әйткәндә, тән тиресен кызынмыйча гына да каралтып була. Моның өчен күбрәк кишер, кабак, кызыл борыч, карлыган, кузгалак ашарга кирәк. Алар составында бета-каротин дигән матдә бар. Ул тән тиресен каралта. Аны икенче төрле тире витамины дип тә йөртәләр.

– Кояштан саклый торган кремнар турында да фикерегезне ишетәсе килә…

– Без кояш яз-җәй айларында гына кыздыра дип уйларга күнеккән. Чынлыкта исә ул тараткан ультрашәмәхә нурлар ел әйләнәсе актив. Шуңа күрә кояшка каршы кремны да ел буе сөртергә кирәк. Аны хәтта болытлы көннәрдә дә кулланасы була. Ник дигәндә, ультрашәмәхә нурлар болыт аша да үтә. Аннары кояшка каршы кремнар тире яман шешеннән дә саклый. Шуңа күрә аларны курыкмыйча кулланырга мөмкин.

– Соңгы арада күз төбендәге тән тиресен патч ярдәмендә дымландыру да популярлашып китте. Аларны көн дә кулланырга ярыймы?

– Андый патчлар, дөрестән дә, битнең бу өлешен вакытлыча булса да дымландыра, каралган күз төпләрен агартып җибәрә. Әмма аны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Патчны атнага ике тапкырдан да ешрак кулланырга киңәш ителми.

– Мимика җыерчыкларыннан ниндидер крем, лосьон, битлекләр ярдәмендә генә котылып буламы?

Чыганак(язманың дәвамы): https://vatantat.ru/2025/04/167538/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев