Тәмле булсын!
Ифтарга нәрсә пешерергә дип аптырасагыз, тәмле рецепт исегезгә төшерәм. "Мясо по чешски" тиз әзерләнә һәм бик тәмле.
Ул катламлап ясала. Табага пергамент кәгазе җәйдем, аның өстенә пешкән ит, суган, кыздырган гөмбә, пешкән яшел фасоль, кишер корея тәмләткече белән ясалган һәм өстенә майонез сылана.
30 минутка 180 гр духовкага куела. Пешеп җитәр алдыннан кыргычтан уылган сыр салына. Гарнирга бәрәңге белән тәмле була. Кунак ризыгы да, көндәлек ашка да менә дигән затлы ризык.
Лилия Әскәрова
Чыганак: https://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/iftarga-azerlarga-tamle-rizyk
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев