Йокларга ятканда ни өчен чәй эчәргә ярамый?
Кайбер кешеләр чәй эчмичә кич йокларга ятмый.
Ачыкканга яки сусаганга да түгел, болай гына, гадәткә кергән өчен әчә.
Төнгә каршы чәй эчәргә ярамый. Без йоклаганда бөерләр ял итәргә тиешле. Ә эчелгән чәй бөерләргә ял итүнең «төнге режимына» күчәргә мөмкинлек бирми, һәм нәтиҗәдә аларның эшчәнлеге бозыла. Бөерләр көндез дә, төнлә дә ял итә алмагач, кан басымы күтәрелә. Иртән баш авыртып уянуның сәбәбе дә нәкъ шул булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев