erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йомырка кабыгын ташламагыз, аның файдасы бик күп

Йомырка кабыгының үсемлекләргә файдасы күп. Шуңа аның файдасы турында белеп тору зыян итмәс.

Бәрәңгене сукыр тычканнан саклау өчен, утыртканда, чокырына йомырка кабыгын (эре кисәкләргә таркатып) салып калдыралар. Кәбестә түтәленә сипкәндә, лайлачлар юкка чыгачак. Аю-чикерткәдән дә котылу чарасы ул.

Йомырка кабыгын карбыз, кавын, баклажан, борыч һәм чөгендер дә ярата. Аларның үсүе өчен микроэлементлар бик күп кирәк чөнки. Бу яшелчәләрне утыртканда, кабыкны, ваклап, чокырына сибәләр.

Туфракта кальций җитмәсә, помидор (үсентесе түгел, яшелчә үзе) төбеннән чери башлый. “Вершинная гниль” дигән чир бу. Аннан котылу өчен үсенте төбенә йомырка кабыгын ваклап сибәргә кирәк. Бераздан чир чигенәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чәчәк кәбестә дә йомырка кабыгын ярата. Шуңа күрә, утыртканда, чокырына, кальций, ягъни йомырка кабыгы салып калдырырга кирәк.

Тәрәзә төбендәге үсентеләрдә “караяк” чире (сабакның түбәнге өлеше карала) булмасын өчен туфрак өстенә йомырка кабыгын ваклап сибү файдалы.

©vatantat. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X