erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ире вафатыннан соң хатын-кыз кайчан яңадан кияүгә чыга ала?

Гомер иткән тормыш иптәшләребезне соңгы юлга озату белән бәйле сорауларыбызга Кабан арты мәчете имам-хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә.

– Мәрхүм иреңне юганнан соң карасаң, никахың өзелгән санала, диделәр. Бу сүздә хаклык бармы?
– Күп җирдә мәетне юганнан соң күрсәтергә ярамый, диләр. Әмма шәригатьтә андый тыю килми. Тол калган хатынның да вафат булган иренең йөзенә карау никахны өзә торган эшләргә керми.

– Ул хатын икенче бер кешегә кияүгә чыга аламы һәм күпме вакыттан соң?
– Ире вафат булган сәгатьтән дүрт ай (һиҗри календарь белән) һәм 10 көн үткәч, хатын-кыз ирекле санала. Әлеге вакыт диндә гыйддә дип атала. Гыйддәсе үткәннән соң хатын-кыз кияүгә чыга ала.

– Аерылышкан вакытта да шулаймы? 
– Әгәр ир белән хатын аерылышсалар, хатын-кызның айлык өч күреме үтәргә тиеш. Өченче күременнән пакьләнгәч тә ул кияүгә чыга ала. Аерылганда хатын авырлы булса, аның гыйддәсе бала табып, нифас каныннан арынгач үтә. Әмма хатын-кызны көмәнле вакытында аеру киңәш ителми. Чөнки хатын-кыз ул вакытта ярдәм мохтаҗ булып тора.

– Үзара килешеп аерылганда да ир талак сүзен әйтергә тиешме?
– Ирнең хатынга талак-аерылышу мәгьнәсендә әйтелгән һәр сүзе никахны аера. Мәсәлән: без аерышылтык, мин сине аердым, без ир белән хатын түгел...

– Ире талак дип әйтмәгән булып, хатыны башка кешегә кияүгә чыга калса, беренче иреннән талак дип әйтүне сорарга тиешме? 
– Иреннән талак алмаган, аерылмаган хатын башка иргә кияүгә чыга алмый, чыкса да, никахы дөрес булмый. 

– Теге дөньяда ирле-хатынлы бергә яшиме? 
– Аллаһының рәхмәте белән, бу дөньяда никахлашып, бергәләп дин юлыннан барган парлар оҗмахка керсәләр, анда да парлы булып калачаклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр дә ирнең берничә хатыны яки киресенчә хатын берничә тапкыр кияүгә чыккан булса, кем белән яши?
– Әгәр бер ирнең ике хатыны булса яки бер хатыны вафат булып, ул башка хатынга өйләнсә, хатыннары җәннәткә керсәләр, икесе дә ул ирнеке булачаклар. Хатын-кызга килгәндә, хәдисләрдән чыгып, галимнәр ике карашны әйтә. Беренчесе – хатын-кыз үзенең соңгы яшәгән ире белән калачак. Икенчесе – хатын-кыз үзенә карата яхшырак булган ирен үзе сайлаячак. Әмма, ничек кенә булса да, оҗмахта кешенең күңелен төшерерлек, үкенерлек, ымсынып калырдай бер нәрсә дә булмас. 

– Вафат булган кеше өчен укыла торган бер догада, дөньялыктагы хатыныннан да хәерлерәк хатын бир, дп язылган сүзләр бар иде. Бу Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән догамы? 
– Әйе, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафат булганнар өчен кылган догасында: “Йортын хәерлерәк йорт белән, гаиләсен хәерлерәк гаилә белән алыштыр”, – дигән сүзләре бар. Кеше оҗмахта дөньядагы хатыны белән янә кавышса да, андагы хатын бөтенләй башка төрле кыяфәттә, башка сурәттә, башка холыкта булачак. Бу кагыйдәләр ирләргә дә кагыла. Бер гыйлем иясеннән хатын-кызлар: “Бу ирләребез белән дөньяда да рәхәт күрмәдек, оҗмахта да шулар белән иза чигәрбезме инде?” – дип сорагач, ул аларны: “Беренчедән, әгәр ирләрегез залим булсалар, алар оҗмахка түгел, утка керергә мөмкиннәр. Икенчедән, мөселман иренең дөньялыкта кимчелекләре булса да, ул кимчелекләр оҗмахта булмаслар. Сезнең ирегез иң матуры, иң әдәплесе, иң яхшысы булачак”, – дип тынычландырган иде. 

– Вафат булган ирен хатыны яки киресенчә мәрхүм хатынын ире юа аламы?
– Безнең Хәнәфи мәзһәбендә хатыны вафат булган ирен юа ала, әмма ир хатынын юа алмый. Чөнки тол хатынның гыйддәсе беткәнче, ул аның хатыны булып кала. Ә ирләргә гыйддә вакыты юк. Башка мәзһәб галимнәре исә, ир – вафат булган хатынын, ә хатын ирен юа ала, дип аңлата. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кызы Фатыйма вафаты алдыннан җәсәден ире Галигә юарга васыять иткән. Моңардан тыш башка мисаллар да бар.

– Шәһид киткән кешене юалармы?
— Әгәр кеше җиһад юлына басып, анда вафат булса, ул шәһид хөкемен ала. Шәһид булган кеше юылмый, бәлки шул яраларыннан чыккан каннары белән җирләнә. Кыямәт көнендә шул яралары белән кубарылып, Раббысы каршына килеп баса. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев